ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген, 24 гыйнварда 17:00 сәгатьтә Буа шәһәренең чаңгы базасында Россия студентлары көненә багышланган төнге чаңгы ярышлары узачак. Студентлар өчен дистанциянең күләме 1,5 км, өлкәннәр өчен 2,5 км. Теләүчеләрне спорт чарасында катнашырга чакырабыз!

Хәзерге вакытта яшүсмерләрдә социаль челтәрләрдә интернет-бәйлелек проблемасы бар. Хәзер инде 10-16 яшьлек балаларның берничә буыны "виртуаль дөньяда яши", ул алар өчен бик күп мөмкинлекләр һәм мәнфәгатьләр ача. Яжа мәгълүмат алудан тыелып кала алмау  компьютер бәйлелек дип атала да инде. Шул уңайдан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Интернет-дус яки дошман?” исемендәге әңгәмә белән Кыят урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Чараның максаты -укучыларда Интернет һәм компьютер уеннары белән артык мавыгу куркынычын аңлау һәм булдырмау

Район мәдәният йортында Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры узды. Анда Идел аръягының җиде һәм Спас районнары җырчылары осталык сынады.

“Солист-вокалист” номинациясенең академик вокал, эстрада вокалы һәм халык җырлары юнәлешләрендә икешәр җыр белән чыгыш ясаган яшь башкару-чыларга Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Вил Усманов һәм Рәсим Низамов бәя бирделәр. Апрель аенда Казанда узачак икенче турга буалылардан Яңа Чәчкап авылыннан студент Алмаз Җиһаншин һәм 2 номерлы лицейның 10 сыйныф укучысы Рамина Мәхмүтова чакыру алдылар. Җиңүчеләргә “Татар моңы”ннан истәлекле бүләк тә тапшырылды. Сайлап алу турында тагын Энҗе Хөснетдинова Һәм Ранис Вәлиуллин да катнаштылар.

Югары Лашчы авылыннан 95 яшен тутырып килүче Сафура апа Мозаффарова, дәһшәтле сугыш елларында тракторда эшләгән. Ул күргән нужалар бу гына булса икән. Үткәннәрен барлаган саен, кешеләрнең чыдам булуына гаҗәпләнәсең!

– Әтием Гарифулла миңа яшь ярым чагында ук салкын тидереп үлеп киткән. Унынчыбыз Рокыя аның вафатыннан соң өч айдан соң гына дөньяга килгән. Бер өй бала белән дөнья нужасына чумып калган әниебез балаларын ялгыз үстереп, тарата барган, – ди ул. 1940 елны 7 сыйныфны тәмамлаган кыз колхозның барлык эшләрендә катнаша башлый. Аннан сугыш башлана. Ирләр, шул исәптән Сафураның дүрт абыйсы да яу кырына чыгып китәләр.

Буадан Рамил Нуруллин республикада беренчеләрдән кукурузны бөртеккә суктырган комбайнчы. Әлеге вакыйга 1992 елда Лаеш районында республика күләмендә узган авыл хуҗалыгы семинарында була.

Декабрь аен кара җир белән үткәреп, яңа елга ап-ак кар белән кердек, дип шатланырга өлгермәдек, гыйнвар уртасына ул инде эреп бетә язды. Моңа һава температурасының плюс 3-4 градуска кадәр җылынуы өстенә яңгыр яву да сәбәпче булды. Синоптиклар исә гыйнвар ахырына кадәр җылы булачак, берникадәр суыклар февраль аенда гына көтелә, дип фаразлый.

Уҗымнар сынауны уза алырмы?

“Ана капиталы”ына йорт килде, ә өч балалы әнигә бирелүче 100 мең сумны автомобиль сатып алганда кушып җибәрделәр Зур Боерган авылында яшәүче Ольга һәм Олег Бутылкиннар. Шул рәвешле ике елда яшь гаилә “түбәле“ дә, машиналы да булды. Барысына да “Демография” милли проекты кысаларында бирелүче дәүләт ярдәме булышты.

Ир белән хатын икесе дә Боерганнан, күп балалалы гаиләләрдә туып-үскән-нәр. Үзләре дә “планканы” төшерергә җыенмыйлар - беренче уллары Матвейга – 8, Анастасияга – 1 яшь тә 8 ай, кечкенә Арсентийга – 7 ай.

– Олег белән очрашып йөргәндә үк үз йортыбыз турында хыялландык. Өй-ләнешкәч, каенана белән бергә яшәдек. Настя тугач, ана капиталына авылдан өй сатып алдык, - диде Ольга Николаевна.

Узган ел республика халкы ярты миллион сумнан артык премия алды. 

2019 елда татарстанлылар өч йөздән артык корал һәм 180 сугыш кирәк-яраклары тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» матбугат агентлыгының  Росгвардиянең ТР буенча идарәсе вәкиле Илнур Сабиров сөйләде.

Кергән гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча вәкаләтле органга татарстанлыларга 520 424 сумга кызыксындыру түләүләре бирү өчен документлар җибәрелде.

Әгәр сугыш кирәк — яраклары тапкансыз икән, мөмкин кадәр тизрәк полициягә мөрәҗәгать итәргә -112 яки 02 телефоннарына шалтыратырга кирәк дип хәбәр итәләр Росгвардиядә.

"Урынга оператив-тикшерү төркеме чыгачак, ул экспертиза үткәрәчәк һәм моның нинди корал  икәнлеген билгеләячәк. Табылдык турында мәгълүмат, кагыйдә буларак, тиз тарала һәм ул чакта корал тартып алыначак, ә аны шунда ук тапшырмаган граждан җинаять җаваплылыгына тартылачак», — дип аңлатты ТР буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районында «Созвездие – Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры, шул ук исемдәге фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов булып китте. Мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Александрович Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты. Республиканың мактаулы шәхесе Буа җитәкчесе Ранис Рәфис улына "Йолдызлык" фестиваленең юбилей альбомын тапшырды. Ранис Рафис улы, үз чиратында, Дмитрий Александровичка күп милләтле Татарстан мәдәнияте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне, патриотик тәрбия бирүдә һәм республикабызның киләчәген формалаштыруда булышканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Әйтергә кирәк, «Созвездие – Йолдызлык» фестивале Буа районында да йөзләгән талантлы балаларны ачуга ярдәм итте.

Көн тәртибендә Дмитрий Тумановның Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә буалылыр алдында чыгышы да каралган.

Агымдагы елның февраль аенда Татарстанның барлык умарталыклары умартачылык паспортлары алачак. Бу хакта ТР су культуралары һәм умартачылык идарәсе директоры Фәиз Динмөхәммәтов сөйләде. Февраль дәвамында без барлык умартачылык умарталарына паспортлар бирергә планлаштырабыз. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Россиядә әлегә бу процедураны тулысынча колачлап алырлык  бер генә төбәк тә юк. Татарстанда без бу эшне быелның гыйнварында башладык.” – дип сөйләде Динмөхәммәтов . Аның сүзләренә караганда,  бу  узган җәйдә кыр- басуларны химик эшкәртү аркасында умарта кортларының күпләп үлеме белән бәйле. Киләчәктә мәгълүмат системасы ярдәмендә республикада булган барлык умарталыкларны күрергә һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар белән эшкәртү турында оператив  хәбәр  бирергә мөмкин булачак. Бердәм үрнәктәге паспортта умарталык хуҗасы, аның урнашу урыны, умарта күчеләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International