Буага Италия, Мәскәү, Воронеж, Калмыкия режиссерлары килде. “Буа Талиясе” өченче театраль лаборатория тагын бер көннән берничә мәйданчыкта спектакльдән этюдлар куячак. Бу юлы буалы артистлар белән дүрт режиссер – италияле Алессандра Джунтини, Калмыкия республикасы режиссеры Баар Колаев, “Алтын Битлек” лауреатлары – Мәскәүдән режиссер һәм ГИТИС укытучысы Александр Огарев, Воронеж шәһәреннән театр һәм кино артисты Камил Тукаев эшли.
Шәһәрдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр ишегаллары нинди булуын үзләре хәл итә. Бу уңайдан “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Гагарин урамының 1, 1 “А”, Р. Люксембург урамындагы 143, 145 номерлы йортлар хуҗалары белән чираттагы очрашулар үтте.
Татарстанда 2019 елның 20 августына ЕГРНга кертелгән торак пунктларның чикләре турында мәгълүматлар саны 554не тәшкил итә. Быел барлыгы 83 торак пункт чиге кертелде.
Чагыштыру өчен: узган ел шул ук чорда 28 торак пункт чиге кертелгән. Иң күбе Аксубай һәм Буа районнары торак пунктларының чикләре кертелде. Шулай ук бу юнәлештә Апас, Балтач, Алабуга һәм Сарман районнары чикләрен кертү буенча да актив эш алып барылды.
Шул ук вакытта, Кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча киңлек мәгълүматлары инфраструктурасы бүлеге башлыгы Дмитрий Малинин билгеләп үткәнчә, 2564 торак пункт чикләре элеккечә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән.
Россия Федераль салым хезмәте отпуск сезонының кызган чагында салымнар буенча бурычларның булмавына алдан ук инанырга тәкъдим итә. Түләнмәгән бурыч аны суд приставлары хезмәтенә түләттерүне сорап мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора, ә алар бурычлының Россиядән читкә чыгуны чикләргә хокуклы.
Буа муниципаль районында ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрерү матур традициягә әверелде. Яңа мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары һәм мәктәп тормышының алыштыргысыз атрибуты - ранец уку елы башланырга бер ай кала сатып алына. Әмма, кызганычка каршы, һәр гаилә баланы кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен матди мөмкинлеккә ия түгел. Шуңа күрә берничә ел дәвамында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре районның шәхси эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, алар аз керемле гаиләләрдәге балаларга битараф калмый һәм аларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә булышылар.
Татарстан башкаласында "Worldskills Kazan2019" - 45 нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ачылышы алдыннан "Светофорик" балалар бакчасы тәрбиячесе И.А. Сәфиуллина үз тәрбияләнүчеләре белән «WorldSkills грандиоз вакыйгасының бер өлеше бул "дигән девиз астында "BaBySkills" акциясен үткәрделәр. Ата-аналарны белем бирү мохитенә җәлеп итү акциянең төп идеясе булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналарның профкомпетенцияләре турында иртә һөнәри күзаллаулар алдылар. Ак алъяпкыч һәм колпак, медицина халаты, столяр, электромонтер перчаткалары киеп, кондитер, балта остасы, шәфкать туташына әверелә алдылар. Әлегә балалар төрле һөнәрләр турында әңгәмә һәм уен эшчәнлеге аша гына танышалар, ләкин вакыт узачак, һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар да һөнәри конкурсларда катнашачаклар дип өметләнә И.Сәфиуллина. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү максаты белән үткәрелгән,"ВaBySkills - грандиоз вакыйганың бер өлеше бул" акциясендә катнашып, "Светофорик" балалары халыкара хәрәкәткә кушылдылар.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бөртпекле культураларны урып-җыюның барышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
20 августта 7.20 сәгатьтә Татарстан радиосында күчемсез милек өлкәсендә агымдагы елның август аенда булган законнардагы мөһим үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак.
Программа кысаларында бүлеге дәүләт теркәве, күчемсез милек, физик затлар Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Галина Гончарова һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина радиотыңлаучыларга «дача амнистиясе» нең нинди объектлар өчен озайтылуын һәм үз күчемсез милекләрен электрон мошенниклардан ничек саклау турында аңлатачаклар.
Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2019 елның 22 августында 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Ярминкә Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 159 йорт адресы буенча үткәрелә (Буа шәһәренең "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ бинасында). Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә! Белешмәләр өчен телефон: 8 (84374) 3-21-15.
Буа районының "Рябинушка" рус җыры ансамбле Красновидово авылында узган "Алма Спасы" республика музей-фольклор бәйрәмендә катнашты. Аның төп идеясе-Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм популярлаштыру.