Татарстан Республикасы Көненә багышланган чаралар кысаларында Буа районындагы “Гармония” өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре алар карамагындагы өлкәннәргә “Преодоление” клубы әгъзалары – волонтерлар белән очрашу оештырды.
Бүген Кырык-Садак авылында яшәүче Садыйкова Мөнәвәрә Зартдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу матур көнне тыл хезмәтчәненә җылы котлау сүзләрен Буа муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Еремеев, Кырык-Садак авыл җирлеге башлыгы Венера Шаһиева, районның халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары һәм якыннары җиткерде.
Согласно внесенных изменений Федеральным законом №290-ФЗ от 03.07.2016 года в Федеральный закон №54-ФЗ от 22.05.2013 года «О применении ККТ при осуществлении наличных денежных расчетов и (или) расчетов с использованием электронных средств платежа» налогоплательщики обязаны применять контрольно-кассовую технику:
Бүген ТР Президенты Р.Н.Миннеханов Буа муниципаль районының өч авыл җирлеге Башлыкларына яңа эш машиналарының ачкычларын тапшырды.
Сегодня Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов вручает ключи от новых служебных автомобилей Главам трех сельских поселений Буинского муниципального района.
Хөрмәтле буалылар! Алимент түләмәүче ата-аналарның балигъ булмаган балалары тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, ай саен айның беренче сишәмбесендә Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, ТР буенча ФССП Идарәсенең территориаль бүлекчәләре, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау бүлеге, Буа шәһәренең мәшгульлек үзәге белән берлектә алимент түләтүне тәэмин итү мәсьәләлре буенча гражданнарны кабул итүнең бердәм көне уздырыла.
Бүген Буа шәһәрендә ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров катнашында мәгариф хезмәткәрләренең 2018 елгы киңәшмәсе булды.
Буа районы мәдәният йорты “Гөлҗамал” фольклор коллективының танылган гармунчылары Нурдания Низамова белән Талия Гиматдинова ТНВ каналыннан чакыру алдылар.
Велосипедта йөрергә яратучылар өчен шатлыклы хәбәр. 2018 елның 30 августында Буада Шәһәр көнендә “БуЭС-50” юбилей чаралары кысаларында Буа электр челтәрләре тарафыннан уздырыла торган велосипедта чабу оештырылачак.
Бүген Әлши авылында яңа мәктәп ачу уңаеннан тантана булды. Тантаналы чарада ТР мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров катнашты. Яңа уку елында бу мәктәп бусагасын беренче сыйныфка баручы 10 бала атлап керәчәк.