Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре үтеп тә китте. Озын ялларда районда халыкка ял итү өчен төрле чаралар оештырылды, спорт мәктәпләре, мәдәният учреждениеләре эшләде.
Суык кичтә буалыларны һәм шәһәр кунакларын үзәктәге чыршы янында Килдураз, Өчмунча, Казма, Чурак авыллары үзешчәннәре үзләренең уен-көлкеләре, җырлары белән “җылытырга” вәгъдә итә
173нче пар булып район ЗАГС бүлегендә никахларын буалылар - 21 яшьлек Сәйфулла Мифтахетдинов һәм 18 яшьлек Айгөл Кәримова теркәделәр.
“Арктика”спорт мәктәбендә 1еннән 10ына кадәр тимераякларда шуарга мөмкин. Балалар анда иртәнге 9дан 12, өлкәннәр һәм шулай ук балалар 18дән 20 сәгатькә кадәр масса төсендә шуа ала. Прокат эшли.
“Полиция Кыш бабае» пиар-акциясе Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән ел саен уздыла. Аның кысаларында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе инспекторлары: Кыш бабай ролендә – Динар Низамов, Кар кызы – Нурзәл Галимова бүген 84 балага Яңа ел күчтәнәчләре тараттылар.
Кадерле татарстанлылар!
Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз.
Яңа ел – искечә Яңа ел бәйрәмнәре арасында буалыларны һәм кунакларны шәһәр үзәгендәге һәм Яшьләр паркындагы чыршылар янында күңелле чаралар көтә.
“2016 ел тарихка китә, әмма аның тәҗрибәсе, казанышлары һәм уңышлары безнең белән кала. Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә фидакарь хезмәт, уңышлар һәм ирешүләр белән үтте. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә курсның дәвамы булды.
Һөнәре буенча укытучы, соңгы елда район үзәкләштерелгән китапханәләр директоры булып эшләүче Илүзә Фәткуллина халыкны әдәбиятка якынайту өчен янып-көеп яши.
Кичә Әгерҗедә 2005 елгы хоккейчылар арасындаТатарстан Республикасы беренчелеге уеннарының “В” төркеменә кергән командалар арасында чираттагы уеннар узды.