“Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзалары быел да традицияне бозмадылар – Яңа ел сәламе белән шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка кайттылар.
Административ биналарны, аларның территорияләрен Яңа ел алдыннан иң матур бизәүчеләрне һәм иң оригиналь чыршыларны ачыклаучы смотр-конкурска йомгак ясалды.
Традицион уеннар моннан ике көн элек башланып киткән иде. Ул көнне “Батыр” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче беренче һәм икенче сыйныф укучыларыннан торган дүрт команда катнашты. Киеренке уеннарда беренче урынга – “Батыр -1”, икенчегә – “Батыр -3”, өченчегә “Батыр – 2” командалары чыкты.
Бүген район газетасы редакциясе, телевидение хезмәткәрләренең иртәсе изгелек кылудан башланды. Без ДЦП диагнозлы сабыйларны – Язилә Сабитованы, Алексей Зайцевны, Алмаз Алиевны Яңа ел белән котларга бардык.
Еллык эшкә нәтиҗә ясау тантанасына килүчеләрне Кайбыч авылы мәдәният йорты каршында тезеп куелган яңа хезмәт транспортлары – тракторлар, “КамАЗ”лар (бензовоз), “ГАЗель”ләр арасында торган өч “Лада-Гранта” автомобиле дә каршы алды. Аларның кемгә булачагы ахыргача сер итеп сакланды
М. Вахитов исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы “Без – Татарстан гражданнары” республика иҗат конкурсында катнашып иреште бу җиңүгә.
Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2, 4, 5 гыйнвар көннәрендә поликлиника ял итәчәк. 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә табиблар иске поликлиникага кыскартылган составта эшкә чыгачаклар.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, буалыларның 168е дә аны уңышлы язган һәм имтиханнарга кертеләчәк.