ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Буа ветеринария техникумында икенче ел рәттән WorldSkills Russia стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының “Ветеринария” компетенциясе буенча челтәр этабы узды. Былтыргыдан аермалы буларак, быел ул ябык иде – анда Татарстаннан гына булачак ветеринарлар катнашты.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Буа шәһәрендәге 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Наил   Кәмәров   белдерүенчә, коену урыннарына  исерек, авыру  килеш, балаларның үзләрен генә җибәрү тыела.  


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Узган ялларда Нарат урманында чаңгыда узышу буенча  “Яшьлек” спорт мәктәбе ачык беренчелеге булды. Ул “Иң көчлеләр узышы” дип аталды. Ярышларда шәһәр мәктәпләрендә, веттехникумда, медучилищеда укучылар стартка басты. 

Буалылар шәһәр эчендәге юлларны урыны белән вакытлыча ябуны күрәләрдер. Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, “Буа МППЖКХсы” (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте эшчеләре юлны өлешчә ябып торып, урынны кардан чистарталар


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген кич шәһәр үзәгендәге һәм Яшьлек паркындагы чыршылар янында Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында тамашалар көтә.

Күл Черкене авылында яшәүче Фәрит Хәмидуллинның тал чыбыгыннан үреп ясаган товарына ел әйләнәсе сорау кимеми. Кайчандыр авылның һәр урамында диярлек берничә кәрҗинче булган, ә хәзер инде  тирә-яктагыларында да Фәрит абыйдан башка бу эшкә  кызыгучы юк.

Районда күпләп мал-туар асраучылар, меңәрләгән баш каз үстерүчеләр, гаилә фермасы булучылар күптән бар. Ә менә кошчылык фермасы әлегә бердәнбер. Аны үткән ел гына Әлки авылыннан фермер Фидаил Фәхретдинов төзеде.

Бүген “Татмедиа” АҖнең генераль директоры урынбасары Марина Коновалова бу хакта газета редакциясе, телевидение һәм радио хезмәткәрләре белән очрашуы вакытында җиткерде. Буаны тулы бер мәгълүмат үзәге дип әйтеп була: чөнки башка районнар белән чагыштырганда зур булмаган район булуыгызга карамастан газета, телевидение булу өстенә радио да ачуга ирештегез.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, быел шәһәрнең “Кояшкай” һәм Ырыңгы, Кыят авылларындагы балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелә. Беренче икесендә төзекләндерү эшләре башланды да инде.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

10 гыйнварда  Буа мәдәният сараенда районыбызда беренче тапкыр Буа мөхтәсибәте оештырган автор-башкаручы Ильяз Халиковның театралләштерелгән дини-концерт чарасы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International