Шәһәрнең Ял үзәгендә һәр көнне 10 һәм 14 сәгатьләрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен үзебезнең илдә төшерелгән кинофильмнар күрсәтелә башлады.
Кичә мәдәни үсеш үзәгендә район мәктәпләре арасында КВН уеннарының мәктәпләр лигасы үтте. Анда шәһәрдән җиде, ә авыллар арасыннан бер команда катнашты. Укучылар моңа кадәр Казан шәһәре КВНчылары үткәргән мастер-классларда КВНны ясау дәресләрен үткәннәр иде. Җюри юморны иң оста җиткерүче дип “6 нчы тойгы” (лицей-интернат) командасын тапты. Лиганың күчмә Кубогына да алар лаек булдылар. Беренче урынга “Стандарт булмаган” ( Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп), икенчегә – “Заводтан алып, заводка кадәр” ( 1 номерлы мәктәп), өченчегә – “КВН – село” (Кыят мәктәбе) чыктылар. Уеннарны оештыручы, Буаның “Чүпрә” КВН командасы лидеры Ләйсән Бурнашева белдерүенчә, мәктәпләр арасында мондый уеннарның ел саен оештырачаклар. Киләчәктә авыл укучыларының да активлашуына ышаналар.
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында шөгыль үзәгендә 2017 елда физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру мәсәләләренә багышланган сөйләшү үтте. Шөгыль үзәге директоры Рәсим Абитов сөйләшүгә чакырылган эш бирүче оешма-предприятиеләр белгечләре алдында инвалидларны эшкә алуның законлы контрольдә тотылуын аңлатты. Үзәк белгечләре инвалидларны эшкә алу һәм аларга тиешле эш шартлары булдыру, хезмәт хакы түләү хакында аңлатып, сорауларга җаваплар бирделәр.
Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бүлмәләре, коридорлары гөлләргә күмелде, ә бүлмәләр шкафлары, актлар залы әкият геройлар белән тулды – болар барысы да сәләтле балалар өчен лицей-интернат укучылары, укытучылары бүләкләре.
Ниһаять, җир өстен ап-ак кар каплады. Моны бигрәк тә агрономнар көткән иде, чөнки киләсе ел уңышы астына зур өметләр баглап чәчелгән уҗымнар ак “юрган” астында гына уңышлы кышлый алачак.
Ел саен декабрьненең беренче ункөнендә Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Бу чараларның максаты бөтен кешеләрнең хокукларын тигез булдыру һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашу.
Чуаш халкының язгы Микуладан башланып киткән милли бәйрәме узган атнада туй йоласын күрсәтү белән тәмамланды. Ырыңгы мәдәният йорты сәхнәсе ул көнне гөр килеп торды.
Карлы авылында махсус җиһазланган сугым пункты эшли башлады. Аны шәхси эшмәкәр Әхтәм Каймаков төзеде.
Исәк авылында яшәүче Ринат Садриевка техника “җене” кечкенәдән кагылган. Өченче сыйныфта укыганда ук беркем эшләтә алмаган мопедка “җан өргән” иде. Күптән түгел үзе трактор ясады.
Кошларга җимлекләр ясап элделәр узган шимбәдә 1 номерлы мәктәпнең 2 “Б” сыйныф укучылары. Балаларның әлеге “ашханәдә” кизү торуы да оештырыла. Җимлекләр элү чарасында “Зөя буйлары” заказнигы коллективы да катнашты. Алар белдерүенчә, кошларга имин кышларга ярдәм итү башка уку йортларында да дәвам итәчәк.