ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Казан арты Кырлай авылында татар Кыш бабае якынлашып килүче Яңа ел алдыннан олысын-кечесен бәйрәмгә чакыра.


Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бөтен дөньяга билгеле дисәң, һич күпертү булмас. Җир өстен ак кар келәме каплагач, биредәге Тукай музеенда бәйрәмчә рух хөкем сөрә башлый: инде алтынчы ел Яңа ел алдыннан татар Кыш бабае бөтен Россиядән кунаклар кабул итә.

Буада “Яшьлек” һәм “Батыр” спорт мәктәпләрендә мини-футбол һәм КЭС-Баскет буенча ярышларның зона этабы узды. Анда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина да катнашты. Мини-футболда Буа ветеринария техникумы командасы икенче, Буа медицина училищесы дүртенче урынга чыкты. Ә КЭС-Баскет ярышында шәһәрнең 1 номерлы мәктәпнең егетләре, 5 номерлының кызлары лидер булдылар.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру – Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге эшне уңышлы тормышка ашыру өчен республика үз алдына шактый зур максатлар куя: 2018 елда Татарстанда барлык төр хезмәтләрнең 70 процентка якыны интернет аша башкарылырга тиеш.
Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә технология буенча олимпиадасының гамәли өлеше узды. Анда район мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Кызлар, егетләр үзләре ясаган кул эшләре белән килгәнннәр иде.
Кичә Казанда Буа якташлыгы җәмгыятенең очрашуы узды. Анда читтә яшәүче райондашлар да килгән иде. Алар күрештеләр, сөйләштеләр, фикер алыштылар. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов буалыларга изге теләкләрен җиткерде. Соңыннан җырлы-биюле тамаша узды.
Шәһәрнең үзәк паркында чыршы куела. Бу эшне МППЖКХ (инженерлык челтәрләре) хезмәткәрләре башкара. Аны тиздән бизәп бетереп кабызачаклар.
«Халык инспекторы» кушымтасын 8 ноябрьдән бирле һәркем күчереп алырга мөмкин, һәм ул 14 мең җайланмада урнаштырылган инде. Шуларның 9 меңе – iOS операцион системасындагы җайланмалар, 5 меңе – Androidтагы җайланмалар. Бүген бу хакта барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
Тольяттидан язмамны, мөгаен, автозавод турында сөйләүгә багышлар, дип уйлыйсыздыр. Юк, “Лада” гөрләп тора, яңа модельле автомобильләр чыгара. Мине бөтенләй икенче нәрсә – анда яшәүчеләрнең һәлак булган “Локомотив” хоккейчысы Марат Кәлимуллинның истәлеген саклаулары тетрәндерде.
Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләре укытучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәге каршындагы “Патриот” берләшмәсе җитәкчесе Сергей Сысоев муниципаль, республика һәм финал этапларыннан торган “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2014” конкурсында җиңү яулады – 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Буа кызы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының бишенче курс студенты Гүзәл Галиуллина узган ел ук инде Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли башлады. Бүген ул уйнаган рольләр исәбе дистәгә якынлаша, дүрт спектакльдә баш рольләрне башкарырга өлгерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International