ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2014 ел
җомга
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Транспорт буенча комитеты автомобильче исерек килеш үлем белән очланган юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булса, аны гомерлеккә йөртүче хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш, һәлак булучының якыннарына зыян китергән өчен компенсация түләргә акчасы булмаса, гаепленең автомобиле һәм башка мөлкәте дә конфискацияләнә. Әлеге яңалык Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264 маддәсенең 4 бүлегенә үзгәреш буларак кертелергә мөмкин. Бу катгый җәза турында газета укучыларыбыз ни уйлый?
Яңа елның төп бизәге – чыршылар сатуга чыкты. Алар, биеклекләренә карап, 200 сумнан  1200 сумга кадәр тора. Урман гүзәлләрен үзебезнең урман хуҗалыгы да, күрше төбәкләр дә тәкъдим итәләр.
Ташкичү мәдәният йортында 55тән алып 85яшькә юбилейлар авыл бәйрәме итеп үткәрелде.
Россия Федерациясе ГХАТ бүлекләренең тарихы 1917 елның 18 декабреннән башлана. Бу көнне “Никах, балалар һәм актлар китапларын алып бару” турындагы декретка кул куела. Шул ерак вакытлардан бирле һәр гражданлык хәлле актларын теркәүче хезмәткәр хокуклы дәүләт төзү буенча үзенең өлешен кертә һәм гражданнарның законлы хокукларын саклый

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
17 декабрьдә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.
Якташ шагыйрәбез райондашларын тагын бер яңалыгы белән сөендерде – Гөлнур Айзетуллова (Гөлнур Айзат)ның бу көннәрдә “Аксу” студиясендә “Бәхетле бул!” дигән аудиоҗыентыгы дөнья күрде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган марка һәм конверт өчен иң яхшы рәсемгә Бөтенроссия конкурсы старт алды. Аны “Россия почтасы” “Марка” нәшрият үзәге белән берлектә үткәрә.
Үткән якшәмбе көнне Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Буа якташлыгы” җәмгыятенең чираттагы тантанасы узды. 23нче мәртәбә үткәрелүче әлеге чара күптән инде Казанда яшәүче буалыларның көтеп алынган бәйрәменә әверелде. Бу көнне дә алар башкаланың меңнән күбрәк кеше сыйдырышлы иң зур залын шыгрым тутырдылар.
21 декабрь көнне 13 сәгатьтә Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда Республика Яңа ел чыршы бәйрәме узачак.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Ял үзәгендә эш һәм шөгыль турындагы законнарның үзгәрүе, аларны белгечләр эшендә куллану тәртибе буенча семинар-киңәшмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International