ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Академик Роальд Сагдеев исемендәге мәктәптә  һәм шәһәрнең беренче мәктәбендә “Иң яхшы хат язу дәресе - 2014” Бөтенроссия конкурсының республика  һәм федераль этабында җиңүчеләрне бү­ләкләделәр.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Саклык банкы ипотеканың уртача ставкаларын 15 %ка җиткерергә җыена.  Моңа кадәр ул 13 % кына иде.
Татарстан амнистиягә эләккән оффшордан кайтарылган акчалар белән эшләргә, алар өчен инвестиция проектлары тәкъдим итәргә әзер. Россия Хөкүмәте дә бу өлкәдә республикага зур өметләр баглый. Алар фикеренчә, Татарстан – оффшор акчаларын кайтару өчен иң уңай төбәкләрнең берсе.
“Ак Барс Буа” холдингы җәмгыятенең 4 номерлы “Вамин Буа” бүлекчәсендә семинар киңәшмә узды.
Энергетик көне – электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару, тапшыру һәм кулланучыларга җиткерүне эченә алган сәнәгатьтә эшләүчеләрнең һәммәсенең дә һөнәри бәйрәме. Ул елның иң кыска көннәренең берсендә – 22 декабрьдә билгеләп үтелә.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген район мәдәният йортында агросәнәгать комплексы алдынгылары слеты узды.
Россия сумының чит ил валютасына карата бәясе төшү Яңа ел алдыннан була торган ыгы-зыгыга икенче төсмер бирде. Чиратлар чыршыга һәм мандариннарга түгел, ә банкларда, электрон товарлар сатучы кибетләрдә, автомобильләр салоннарында хасил булды.
Балтачта узган “Аһәңле Татарстан” республика конкурсыннан Ырыңгы авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык уен кораллары ансамбле II дәрәҗә диплом алып кайтты.
Күптән түгел наркополицейскийлар Казанда синтетик наркотик сатучы төркемне кулга алдылар. Лидеры – 22 яшьлек Буа егете.
Парадокс: районда  аракы сату күләме кими, ә эчүчеләр саны арта бара.  2012 елда 306 кеше наркологик исәптә торса, быел – 325. Халыкны кем эчерә?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International