Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына юлламасы положениеләренең берсе булган офшор амнистиясен үтәүне гарантияләү турында тәкъдим-инициатива белән чыкты. Чынлыкта, ил Президенты инде 3 нче тапкыр бу мәсьәләне шундый югары даирәдә күтәрә, Татарстан исә бу юлы РФ Хөкүмәтеннән дә алда булып чыкты... Шул рәвешле, Татарстан Россиядә офшор амнистиясе лидерына әйләнә. Бу бик вакытлы, акыллы һәм кискен адым.
Атна башында Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге республика иҗат конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында буалы егет-кызлар да бар иде.
Буа ветеринария техникумының II курс студенты Ра-фаэль Борһанов “Коррупциягә каршы закон сагында” республика видеороликлар конкурсында беренче урынны алды.
Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгына да, еллык эшчәнлеккә дә йомгак ясалды.