ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Атна башында Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге республика иҗат конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында буалы егет-кызлар да бар иде.
Буа ветеринария техникумының II курс студенты Ра-фаэль Борһанов “Коррупциягә каршы закон сагында” республика видеороликлар конкурсында беренче урынны алды.
Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгына да, еллык эшчәнлеккә дә йомгак ясалды.
Шушы көннәрдә “Батыр” спорт мәктәбендә коррупциягә каршы ункөнлек кысаларында шәһәр мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары арасында  үзенчәлекле бәйге узды.
“Халыкның санитария-эпидемиология куркынычсызлыгы турында”гы Федераль законның 23,24 маддәләренә туры китереп, торак, җитештерү, җәмәгатьчелек биналары, корылмалары санитария кагыйдәләренә җавап бирергә тиешләр, әлеге объектларны эксплуатация-ләгәндә санитария-эпидемиягә каршы (профилактика) чаралары үтәлергә һәм кешеләр өчен куркынычсыз эш, көнкүреш, ял шартлары тәэмин ителергә тиеш.
Инвалидны эшкә алган эш бирүчеләргә аңа хезмәт урынында уңайлыклар булдыру һәм җиһазлар сатып алу өчен чыгымнарны каплауга республика бюджетыннан акча средстволары бүленеп бирелүе турында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә шөгыль үзәгендә узган “түгәрәк өстәл” артындагы сөйләшү кабат әлеге темага һәм бу өлкәдәге яңалыкларга багышланды.
Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне 1-11 гыйнварда озакка сузылган каникул көтә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсендә каралганча, россиялеләр өчен 1сеннән 6 сына кадәр һәм 8 гыйнварда кышкы каникул.
10 декабрьдә дөньяның күп илләрендә Халыкара җан ияләрен саклау көне билгеләп үтелә. Ул 1998 елда, Кеше хокуклары декларациясе имзалануның 50 еллыгы тулганда кертелде.
Бүген Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.
Бу уңайдан районда яшәүче бердәнбер исән Социалистик Хезмәт Героен – Адав-Толымбай авылында яшәүче Александра Николаеваны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәбрикләде.
1950 елның 4 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе Кеше хокуклары көнен 10 декабрьдә үткәрергә карар чыгара. Барлык дәүләтләргә һәм кызыксынган оешмаларга шушы көндә тиешле чаралар үткәрергә тәкъдим ителә.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның 36 нчы "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр" маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International