ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

27 гыйнварда безнең илдә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Ленинградлыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта Ватаныбызның җиңүенә зур өлеш кертте.

27 гыйнварда район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Македонская, мәгариф идарәсе методистлары, гомуми белем бирү оешмалары һәм шәһәр мәктәпкәчә учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә Мәгариф Советының 2021 елның 8 ноябрендәге алдагы утырышы беркетмәсенең кабул ителгән карарлары үтәлеше турындагы мәгълүматтан башланды.


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 17 февраленнән 19 февраленә кадәр Ш.Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» («Әлмәндәр варислары варислары») театр иҗаты халыкара онлайн конкурс-фестивале узачак.

Бүген Яңа Чәчкап авылында яшәүче Сәлахова Зәйнәбану Әхмәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Зәйнәбану апа үз тормышында барлык авырлыкларны да татып караган. Хезмәт юлы да  авыр физик хезмәт башкару белән бәйле. Тик  ул күңелендә җылылык кайгыртучанлык, тормышка сөенеп яшәү кебек сыйфатларны саклап кала алды. Дүрт бала тәрбияләп үстерде. Аларның икесе - Казанда, икесе-туган авылында яшиләр.

Фәридә  Сабитова - Буа шәһәрендә туган. Аның бөтен тормышы медицина белән тыгыз бәйләнгән. 1970 елдан башлап, Фәридә Габдрахман кызының бөтен хезмәт эшчәнлеге Буа үзәк район хастаханәсе белән бәйле, хирург-табиб, табиб-педиатр вазыйфасында эшләгән, ә 1976 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең участок педиатрия кабинеты табиб-педиатры булып эшли.

        2022 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Г.Х. Гайнуллина ТР Буа муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге хезмәткәрләре белән «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү»  ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында укулар үткәрде. Белгеч-эксперт хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләмәләре, хезмәт күрсәткәндә, шулай ук сату-алу процессында кулланучылар хокукларын бозу очрагында аларны гамәлдә куллану белән таныштырды. Чара барышында дистанцион сәүдәнең нәрсә икәнлеге, интернетта сатып алуларны башкарганда кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, шулай ук интернет-сайтларда товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында аңлаешлы формада сөйләде.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

        Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр фонд сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә, яки күпфункцияле үзәккә шәхси визит барышында бирергә мөмкин булган гариза буенча озайтыла.

        

Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе  айларда  пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.

 Беренче түләүләрне татарстанлылар 17 гыйнварда алды. Стандарт түләү графигы буенча февральдә бирелә торган гыйнвар ае пособиеләре  вакытыннан алда түләнде.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе иминиятләштерүчеләргә иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча      Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.  

Кичә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының "2021 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында" коллегия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International