31 гыйнварда Мәдәни үсеш үзәгендә Буа районы ветераннары арасында «Балкыш» (Сияние) үзешчән башкаручылар фестиваленең VII район сайлап алу этабы узды.
«Балкыш» фестивале - өлкән яшьтәге кешеләр өчен уникаль проект, ел саен түземсезлек белән көткән ветераннар өчен чын бәйрәм. Шуңа күрә Буа районы гадәттәгечә проектта актив катнашучылар арасында.
Беренче сайлап алу этаплары Мөкерле, Иске Суыксу авыл мәдәният йортларында узды. Иртәгә, 2 февральдә, Яңа Чәчкап мәдәният йорты базасында авыл җирлекләре халкы өчен музыкаль номерлар карау булачак:
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.
1 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары бозыла. Урыны белән кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр начарлануы, җилнең 18 м/с ка кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
Кар яву көчәю һәм һава температурасының үзгәрәүе белән бәйле рәвештә, түбәләрдән кар төшү куркынычы бар. Биналарның түбәләренә якын килмәгез һәм мондый урыннардан балаларга да узарга юл куймагыз.
Машина йөртүчеләргә автомобильләрен өй кыекларында боз сөңгеләре барлыкка килгән биналар һәм корылмалар янында калдырмаска кирәк.
2002 елның 4 февралендә хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләр турында искә алу көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге шәхси составы алар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне кардан чистартты.
Спорт һәм гаилә бәйрәме!
Ял көннәрендә Буаның Чаңгы базасында кабат кеше күп иде. Мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы җырлар яңгырады, саф һавада иң тәмле коймак пеште, спортчыларны тәмле кайнар чәй көтте. "Гыйнвар хәрәкәте" нә Буа элеваторы коллективы кушылды.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт коллективлары һәм аларның гаиләләре өчен спорт бәйрәме узган атнада старт алды. Беренче бәйрәм Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов инициативасы белән оештырылды. Буа элеваторы җитәкчесе коллектив белән бергә әлеге акциягә кушылды һәм коллективларын һәм аларның гаиләләрен бергә җыйды.
Татар авыллары эшкуарларының Бөтенроссия җыены Буада узачак. Чара ничек оештырылачак?
Бүген Буа районына эш визиты белән Җыенны оештыру комитеты вәкилләре татар авылларындагы эшмәкәрлек үсеше белән танышу һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру максатыннан килде. Визит кысаларында алар Буа районының алдынгы хуҗалыклары, эшмәкәрләре белән таныштылар.
Буада 2007/2008 елларда туган кызлар арасында Олимпия чемпионы Волков Александр Александрович кубогына волейбол буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды. Турнирда Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 10 команда катнашты. Өч көн киеренке көрәш, өч көн нәтиҗәле волейбол, һәм бары тик бүген генә финалда җиңүче билгеләнде.
Буа туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз Рәзидә Йосыпованың “Буяуларда хисләрем” дигән авторлык эшләре күргәзмәсе ачылды.
Гадәти тормыштагы гүзәллекләрне күрергә, гадәти әйберләрдән матурлыкны тоярга һәм картина аша бөтен хисләр спектрын тапшырырга - якташыбыз Рәзидә Йосыпова бик сәләтле. Ул 150 дән артык эш авторы. Бу пейзажлар, натюрмортлар, майлы рәсем техникасында эшләнгән портретлар. Автор әсәрләренең яңа сериясе аеруча кызыклы - алар татар тарихына һәм сәнгатенә багышланган, милли колорит белән ясалган.
Төп приз - Олимпия чемпионы А.А.Волков кубогы. Җиңү өчен 2007-2008 елгы кызлар командалары көрәште. Турнирда Буа, Казан, Кукмара, Мәскәү, Ульяновск, Ногинск шәһәрләре командалары катнаша.
27 гыйнварда “Светофорик” балалар бакчасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре өлкән инспектор - полиция капитаны Н.В. Гайнуллин һәм муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э.И. катнашында “Бала төп пассажир!” дигән исем астында акция узды