Сабантуй трансляциясен ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы алып барачак. Татарстанда Сабантуй 4 июльдә онлайн-форматта узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезендә, 2020 елның 4 июлен татар халык бәйрәмен Сабантуй үткәрү көнен билгеләргә карар бирәм», — диелә документта.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итә, 2 июльдән 4 июльгә* кадәр Татарстанда «ТАТАРСТАНДА КЫР КӨНЕ-2020» дип исемләнгән кыр форматында иң зур күргәзмә узачак. Инде хәзер үк күргәзмәгә килүчеләр һәм анда катнашучылар өчен теркәлү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аккредитация үтү гамәлдә.
“Кыр көне – 2020” Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматны гына түгел, ә әзерлекнең катлаулы тәртибен дә үз эченә ала. Аны үткәрүгә әзерләнү бер ел кала көзге культуралар, ә аннары сабан культуралары чәчүдән башлана. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы демонстрацион чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Хуҗалык итүнең кече формалары» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.
2020 елның 15 июненнән һәм махсус күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервисы аша (Роспотребнадзор рекомендацияләрен исәпкә алып) һәм шәхси саклану чараларын йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча «инспекциягә кабул итүгә Онлайн-язылу» аша гына гамәлгә ашырылачак.
01.06.2020 башлап сервис салым түләүчеләргә алдан язылуны гамәлгә ашыру өчен үзәкләштерелгән рәвештә Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты аша кереп була (https://order.nalog.ru/ )
2020 елның 27 июлендә Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар булачак. Халык алдында тыңлаулар Буа муниципаль районы башлыгының 2020 елның 25 июнендәге 5 номерлы карары белән билгеләнде. Шул ук карар белән Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү буенча комиссия формалаштырылды.
2020 елның 27 июлендә ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренщ үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.
Халык алдында тыңлаулар Буа муниципаль районы башлыгының 2020 елның 25 июнендәге 7 номерлы карары белән билгеләнде. Шул ук карар белән ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү буенча комиссия формалаштырылды.
ТР Буа муниципаль районының җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты буенча ачык тыңлауларда катнашучылар: дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, сәяси партияләрнең төбәк яки җирле бүлекләре һәм башка иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, фикер алышына торган тема белән бәйле оешмалар җитәкчеләре, галимнәр, экспертлар, массакүләм мәгълүмат чаралары. Гавами тыңлауларда катнашучылар үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чыгыш ясау хокукы белән гавами тыңлаулар үткәрү датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча язма гаризалар биргән затлар, оешмалар тора.
2020 елның 27 июлендә Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар булачак. Халык алдында тыңлаулар Буа муниципаль районы башлыгының 2020 елның 25 июнендәге 6 номерлы карары белән билгеләнде. Шул ук карар нигезендә ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрү буенча комиссия формалаштырылды.
Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда басылган язмалар ярдәмендә мошенник гамәлләр очраклары теркәлгән.
3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга башкарылган түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ менә түләнгән суммага киметә, дигән хәбәр тараталар.
Бүген район җитәкчесе Р.Р. Камартдинов Тимбай, Яңа Тинчәле, Таковар торак пунктларында тавыш бирү участокларында булды, эш визитында ул Конституциягә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирү барышы белән танышты. Участокларда иң беренче игътибар куркынычсыз тавыш бирүне оештыруга бирелә-коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык саклык чаралары үтәлә. Ранис Рафис улы буалыларның алдан тавыш бирүнең беренче көненнән үк югары активлык күрсәтүләрен эйтте һәм бу активлык кимеми, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә шәһәр буенча тавыш бирүгә килү – 46, ә районның авыл җирлекләрендә 63 процент тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү узачак, вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге 25 июньнән 30 июньгә кадәр бирелә. Тавыш бирү өчен участоклар көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли.
«Ярдәмянәшә!» масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Буа районына азык-төлек җыелмаларының дүртенче траншы керде.
Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә!Помоәь рядом!» ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде. Аңа 6 категория гражданнар керде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
· Чара исеме: Гавами чара
· Темасы: «Хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу».
· Чара үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы
· Чараны уздыру датасы һәм вакыты : 29 июнь 2020 ел 14.00 сәгатьтә
· Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Засорин ур., 9 йорт, 1 кат, начальник бүлмәсе
· Чара үткәрү ысулы: видеоконференция режимында киңәшмә (ZOOM)
· Чараның статусы: планлаштырылган
· Кыскача чараның тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.
· Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.