Бүген матбугат ветераны Мөнир Борһановка 90 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов, «Буа-информ» директоры Гакил Камалетдинов котладылар. Алар ветеранга нык сәламәтлек, иминлек һәм 95 яшьлек юбилеен да шулай көр күңел белән каршылавын теләделәр.
2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының баш суд приставы тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла
Билгеле булганча, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алганда юридик әһәмиятле гамәлләр кылган өчен РФ Салым кодексы нигезендә дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр дә ул түләнмәгән яки дөрес түләнмәгән булса, Росреестр документларны карамыйча кире кайтарырга тиеш. Әмма Росреестрның дәүләт пошлинасын кире кайтару очраклары бар. Төгәлрәк очракларны, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Лилия Садеретдинова аңлата.
Кичә Буа муниципаль районы Башкарма комитетында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы булып узды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы Ирина Мирзаҗановна Сергеева һәм тиешле хезмәтләр җитәкчеләре ZOOM аша киңәшмәгә тоташтырылган иде.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Шул ук вакытта үз тавышыңны 25 июньнән башлап, бер атна дәвамында бирергә мөмкин булачак. Мондый алым россиялеләргә бу процесста алар өчен уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк. Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда үтсен өчен мөмкин булган барлык чараларны да кабул итәргә кирәк, алар арасында максималь элемтәсезлек принцибын үтәү дә бар. Һәр участокка кергәндә температураны үлчиячәкләр, гражданнарга кирәк булганда битлек, перчаткалар һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка бирәчәкләр. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комитеты әгъзалары битлек һәм перчаткаларда булачаклар, моннан тыш, соңгыларын алдан ук коронавируска тестлаштырдылар. Участоклар үзләре көнгә берничә тапкыр дезинфекцияләнәчәк.
РФ Хөкүмәтенең 24.04.2020 ел, № 576 карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.
Субсидия яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлне начарайту шартларында алар эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында, шул исәптән 2020 елның апрель һәм май айларында үз эшчеләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга бирелә.
«Мадьянкин С.А.» ИП № 0111309552000041 номерлы муниципаль контрактны үтәү йөзеннән, 2020 елның 16 июненнән 30 июненә кадәр Буа шәһәре территориясендә сукбай хайваннарны тоту, карап тоту һәм аларның санын җайга салу буенча эш алып барылачак. Контракт нигезендә, Башкаручы 2020 елның 31 декабренә кадәр планлы да, планнан тыш та (шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча) хайваннарны тотарга тиеш булачак. Хайваннар тотылмаган чорда шәһәр халкыннан кергән гаризалар җыелган. Шулай ук сукбай этләр ешрак очрый торган урыннар да өйрәнелде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сукбай хайваннарны тоту кеше һәм хайваннар өчен уртак йогышлы һәм инвазион авырулар таралуны кисәтү, халыкның тәртибен һәм тынычлыгын тәэмин итү максатларында, гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла һәм хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт һәм иҗтимагый әхлак нормаларын үтәү принципларына нигезләнә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.
Конкурска гариза биргән 136 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 63 КФХ бүленгән акчалар лимиты кысаларында грантка ия булдылар. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирү тәртибенең 3.12 пункты нигезендә 2020 елда тагын 45 КФХ өстәмә конкурс үткәрмичә генә грант алачак.
Гомуми изоляция чорында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт алучыларга нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин, дигән сорауга кызыклы киңәшләр бирә.
Пенсионерларга элекке яраткан шөгыльләрен искә төшерергә булышалар, әйтик, сәламәтлекләре мөмкинлек бирсә, тегү һәм бәйләүгә җәлеп итәләр.
Май аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән исәп-теркәү ясау өчен 42 меңгә якын гариза килгән, шуларның 12 меңгә якыны – электрон рәвештә. Шул ук вакытта ипотеканы теркәү өчен гаризалар саны – 4 835, өлешләп катнашу килешүләрен теркәү өчен-1228