ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Быел «Демография» милли проектын һәм «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 19 яңа гериатрик кабинет ачылачак. Табиб-педиатрларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Соңгы дүрт елда биредә 94 белгеч белем алган. Моннан тыш, 70 шәфкать туташы академиядә квалификация күтәрү программасын узган.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Буа муниципаль районына эш визиты белән килде. Ул әлеге чара кысаларында район җитәкчесе Ранис Камартдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Иван Егоров, «Авангард» ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин белән бергә, «Авангард» ҖЧҖнең басуларда яфраклылар тукландыруның һәм саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен билгеләнгән эретмә узелының эше белән дә танышты.

 

2020 елның 13 июнендә элеккеге полиция бүлеге башлыгы, полковник Ханбиков Айрат Равил улы (хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеген җитәкли), шулай ук отставкадагы полиция полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеген 2003-2007 елларда җитәкләүче Идиатуллин Гомәр Фәрит улы, хәзерге көндә Буа районы буенча полиция бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Хәсәнов Ренат Фиргать улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге пенсионер-ветераннары белән берлектә, 2002 елның 4 февралендә кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булган хезмәткәрләрнең күмелгән урыннарында булдылар

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә капремонттан соң янгын техникасы ачкычларын тапшырды, шул исәптән Буа янгын сүндерү частенә дә. Тапшыру тантанасында 111 нче Буа янгын сүндерү - коткару часте башлыгы Нияз Садыйков катнашты. «01» хезмәткәрләре сүзләренә караганда, яңартылган махсус техника һәлакәт булган урынга тизрәк барып җитәргә, янгыннарны сүндерергә һәм кешеләрне коткарырга ярдәм итәчәк. 

Биш ел элек «Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы Илнур Гыйбадуллин Лениногорск районыннан Каенлык авылына 10 байбак алып кайткан иде. Ул аларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырды: байбакларны кешеләр бик сирәк йөргән авыл читенә чыгарып җибәрде ( куркак җәнлекләр өчен бу бик мөһим), өннәр бораулады. Ләкин алар яшәү урыннарын алыштырды. Ни өчен хайваннар башка яшәү урынын сайлаганнар? Бу турыда тулырак итеп «Байрак» газетасының киләсе санында укыгыз («Байрак», «Ялав»).

Җирле иганәчеләр ярдәменнән башка да булмады. Күл Черкене авылында тиздән спорт уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Әлегә аны уртак көч белән эшлиләр. Ир-атлар койма куялар, хатын-кызлар инвентарьны буилар. Клуб мөдире Гөлфия Газизова сүзләренә караганда, халык мондый мәйданчыкны күптән көткән. Җәен балалар күп була,ә уйнарга урын юк. Өлкәннәр уен мәйданчыгында таулар, таганнар куйдылар, комлы уен зонасы, турниклар ясадылар, волейбол мәйданчыгы кордылар. Авыл халкы фаразлары буенча, бер айдан соң мәйданчык балаларны кабул итәргә әзер булачак.

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – Министрлык) 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында, җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыра.

Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, 2020 елның декларация кампаниясе 30 июльгә кадәр озайтылды, гражданнар 2019 елда алынган керемнәре турында хисап тотарга тиеш. Декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

Гражданнар НДФЛны мөстәкыйль исәплиләр һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне үз исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшыралар. 2019 елда салым түләүче, әйтик, милектә минималь сроктан кимрәк булган күчемсез милек саткан, якын туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алган, лотереяда зур булмаган күләмдә акча откан яки чит ил чыганакларыннан табыш алган очракта, декларация тапшырырга тиеш.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Талпан тешләгән (ябышкан) очракта "Буа үзәк район хастаханәсе"нә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда талпаннарны алу һәм талпан инфекциясен специфик профилактикалау хезмәтләре күрсәтелә.

Учреждениенең адресы: 422430, Татарстан Республикасы, Буа ш., Ефремов ур., 137 й., контакт телефоны: 89270354772. Эш вакыты - тәүлек буе, шул исәптән бәйрәм һәм ял көннәрендә.

Алынган талпанны капкачлы герметик банкага салырга һәм аны «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗда түләүле нигездә, талпан инфекциясенә тикшерергә җибәрергә. Адресы: Казан шәһәре, Сеченов ур., 13а йорт.

Талпаннар анализ өчен кабул ителә:

- эш көннәрендә - Сеченов урамы, 13а йорт, литер Б, 2 кат, 237 нче кабинет ишегалды;

- ял һәм бәйрәм көннәрендә - Сеченов урамындагы административ бинада, 13а йорт (төп керү урыны).

Анализлар нәтиҗәләрен 3 көн эчендә алырга мөмкин, телефон номеры 88432217905

Буалылар медикларга Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында эшләгән өчен рәхмәт белдерә һәм Yardam.ru порталда эшли башлаган «табибларга хатлар» сервисы аша аларга ярдәм күрсәтә алалар. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Табибларга хат язу өчен, үз исемеңне атарга, хастаханәне-адресатны күрсәтергә кирәк, ә теләгән очракта шәхси фотосурәтне йөкләргә мцмкин. Моны сайттагы форма аша да, электрон почта аша да эшләргә була - yardam@tatar.ru.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International