ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле буалылар! Христосның якты бәйрәме-Изге Пасха белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үзизоляция режимы игълан ителгән чорда видеоэлемтә буенча волонтерлар катнашында мастер-класс узды. Буа ветеринария техникумы волонтерлары пешекче эше укытучысы-Юнысова Фирая Фәрит кызы белән берлектә социаль хезмәт алучыларга тәмле кекслар пешереп күрсәттеләр.

- Дөрес әзерләнгән камыр тәмле кексның нигезе булып тора. Кекс күпереп пешсен өчен, йомырка агын сарысыннан аерым туглыйлар, ә аннары әзер камырга өстиләр, - ди Фирая Фәритовна. Әлеге мастер-класста катнашучылыар социаль хезмәт алучылар барысы да бердәм эшкә кереште – берәүләре онны үлчәде, икенчеләре йөзем бүлде, кемдер кекслар өчен бизәү әйберләре әзерләде. Әзер кекслар төрле

төстәге сибү белән бизәлде. Ә аннары яңа пешкән хуш исле кекслар белән тәмле чәй эчтеләр. Кекслар бик күп пешерелде, бу чарада катнашмаган интернат-йортта яшәүчеләрнең барысына да җитте.

Буа районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән 9 нчы сыйныф укучылары планшетлар алды, аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сатып алды.

Исегезгә төшерәбез, хөрмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәм ярдщм итщ алучы кешеләр. Сез шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән балаларга дистанцион белем бирү өчен шартлар тудыруда мөмкин кадәр ярдәм кертә аласыз - компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар алуда, яисә файдаланылмый торганнарын мәктәпкә тапшырып, интернет трафик өчен түләрдә катнашып. #отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу акциясендә катнашыгыз. Балаларга белем алырга ярдәм итегез.

Коронавирус белән бәйле рәвештә өйдә үзизоляция-бу вакытны үз-үзеңне үстерүгә багышлау өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, дөнья кинематографының классикасын өйрәнергә яки зур экранга чыкмаган фильмнарны карарга. Буалылар игътибарына "Хәлимә"фильмын тәкъдим итәбез. 

Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов һәм алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы хоккейчысы, "Болгар хәләл" ҖЧҖ хуҗасы Евгений Медведев Буа муниципаль районы аграрчыларының тәҗрибәсен өйрәнергә килгән иде. Алар белән Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм "Авангард" хуҗалыгы җитәкчесе Николай Курчаткин очрашты.


17
апрель, 2020 ел
җомга

РФ Хөкүмәтенең 16 апрельдәге яңа карары нигезендә, бу дистанцион эшкә күчмәгән һәм отпуск ялында булмаган эшләүче пенсионерларга кагыла. Чара COVID-19 таралышына каршы көрәш өчен гамәлгә ашырылган.

Больничныйны эш бирүчеләр тарафыннан Социаль иминият фондына тапшырылган мәгълүматлар нигезендә бирәчәкләр. "Гражданнарга нинди дә булса өстәмә мәгълүмат яки документлар тапшырырга кирәк булмаячак", - дип аңлаттылар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында

Электрон хасталык кәгазе Федераль социаль иминият фонды акчалары хисабына больничный формалашкан көннән алып, 7 календарь көн эчендә турыдан-туры хезмәткәргә түләнә. Бу механизм эш бирүченең акчаларын, хәтта кыска вакыт эчендә дә читкә юнәлдермәскә мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез, элегрәк 65 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен хасталык кәгазьләрен дистанцион рәсмиләштерүнең шундый ук тәртибе 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр каралган иде.

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.

Физик затлар мөлкәтенә салым буенча һәр балага биш квадрат метр исәбеннән фатир яки җиде квадрат метр торак йорт мәйданы күләмендә өстәмә тотып калынган акча бирелә. Әйтик, салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул чакта салымны исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт тотып калынган һәм һәр балага 5 квадрат метр исәбеннән өстәмә тотып калынган акча кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45 квадрат метрның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге беренче Ана сертификатын актив режимда рәсмиләштерде.

Беренче сертификатка бер ай булмаган сабый, Лениногорск шәһәреннән Баһаутовлар гаиләсендә төп герой ия булды.

Исегезгә төшерәбез, гаиләләр ана капиталын тизрәк алу гына түгел, аны рәсмиләштерүгә дә көч сарыф итмәсеннәр иде дигән теләктә, бүгенге көннән башлап Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирергә кереште. Актив рәвеш дип, ведомствоара багланышлар һәм хакимият органнары арасында документлар әйләнеше процессларында кәгазь йөртүчеләрне төшереп калдыруны аңларга кирәк.

Кичә, 16 апрельдә Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Яңа Тинчәле, Боерган, Мөкерле авыл җирлекләре фельдшер-акушерлык пунктларында булды. Ранис Рафис улы хәзерге вакытта карантиндагы гражданнар белән эшләү шартлары белән һәм башкарыла торган эшләр белән танышты.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләре турында

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның мартында өлешләп төзүдә катнашу буенча 1565 шартнамә теркәлгән. Бу 2020 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 97% ка күбрәк һәм февраль ае белән чагыштырганда 31% ка күбрәк. Агымдагы ел башыннан бирле күчемсез милек базарында барлыгы 3552 йорт теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, 2019 елда шул ук чор эчендә 5 меңгә якын бала (4 930) теркәлгән. Эскроу кулланып өлешләп төзүдә катнашу килешүләренә килгәндә, быел шундый 1209 килешү теркәлгән, бу 2020 елның беренче кварталында теркәлгән өлешләп катнашу шартнамәләренең гомуми санының 34% ын тәшкил итә. Чагыштыру өчен: узган ел шул ук вакыт эчендә эскроу белән бары тик 78 өлешләп төзүдә катнашу шартнамәләре теркәлгән.

Ипотека теркәү турында Шулай ук март аенда, 2020 елның беренче ике ае белән чагыштырганда, кредит килешүләре буенча ипотека актив теркәлгән. Гыйнвар аенда – 4 631, февральдә – 5 366, мартта 6 606 ипотека теркәлгән.

Шул ук вакытта март аенда торак биналарга карата – 4 839 (Казанда – 1987), торак булмаган биналарга карата – 361 (Казанда – 96), җир кишәрлекләре – 1423 (Казанда-697) теркәлгән.

2020 елның 1 кварталында Татарстанда барлыгы 16 620 ипотека теркәлгән (Казанда-6 935), шул исәптән 12 мең 312 торак биналарга карата (Казанда – 5 197), торак булмаган биналарга карата – 786 (Казанда – 220), җир кишәрлекләре – 3 мең 522 (Казанда – 1 535) . Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, әлеге күрсәткечләр бераз аерыла - уртача алганда, 3-5% ка кимрәк.

 

Күчемсез милек базарында сату-алу турында

Сату-алу килешүләре дә актив төзелгән. Март аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе-9 328, Казанда-3 021 сату – алу килешүен теркәгән. Гыйнвар аенда бу күрсәткечләр-7 029 (Казанда-138), февральдә-8 878 (Казанда-3002).

Март аенда сату-алу килешүләре нигезендә хокукларның күчүе торак биналарга – 5 408 (Казанда 1 774), торак булмаган биналарга – 789 (Казанда – 417) , җир кишәрлекләренә – 3 047 (Казанда 782) тәшкил итте. 1 кварталда Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу килешүләре нигезендә 25 235 хокук күчеше теркәлгән, бу 2019 елның шушы чорындагы күрсәткечкә туры килә диярлек (25 769) .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International