2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Һөнәри керемгә салым-2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә кулланыла торган яңа махсус салым режимы. Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.
«Бала + Ата-ана + Педагог = Дуслар» дип исемләнгән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру максатыннан «Светофорик» балалар бакчасында «Тату төркем серләре» дигән конкурс узды. Чараның төп темасы: “Гаилә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең юлларда үз-үзеңне тоту буенча уртак эше". Бәйрәмдә Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Буа бүлекчәсе бүлеге начальнигы А. В. Сергудаева катнашты, ул җиңүчеләрне һәм катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
«Светофорик» балалар бакчасы җитәкчелеге һәм коллективы бәйрәмдә катнашкан барлык ата-аналарга зур рәхмәтен белдерә һәм гаилә бәйрәме бер-берсен якыннанрак белергә, берләшергә, үзара аңлашу һәм бердәмлеккә тагын бер адым ясарга ярдәм итте, дип өметләнә.
Ел саен декабрьнең беренче көннәрендә илебездә инвалидлар декадасы үткәрелә. 5 декабрь көнне декада кысаларында Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Күңелдә нур саклана" дигән чара узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән 30дан артык укучы катнашты. Чара кысаларында "Төрле-төрле курчаклар"дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Үзәк педагоглары "Яңа ел кар бөртеге", "Яңа ел карабуреге", бию аэробикасы кебек кызыклы мастер-класслар әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чара барысына да бик ошады.
Буа ветеринария техникумы базасында районның гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар Казан аграр университеты һәм Казан ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очраштылар. Укучыларга уку йортлары һәм кабул итү кагыйдәләре, уку формалары турында кызыклы мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде. Кунаклар арасында әлеге югары уку йортлары студентлары да бар иде, алар чыгарылыш сыйныф укучыларына яшәү һәм уку шартлары, укудан соң студентларның шөгыльләре турында сөйләделәр, үз тәэсирләре һәм теләкләре белән уртаклаштылар.
Универсаль элемтә хезмәтләренең үтемлелеген арттыру кысаларында шуны хәбәр итәбез: «Ростелеком» ГАҖ 2019 елныж 15 ноябреннән башлап универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннарыннан Россия Федерациясенең барлык кәрәзле телефон номерларына телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды.
Универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннары социаль функция башкара -бу әле дә күп кенә ерак торак пунктларда бердәнбер элемтә чарасы.
Федераль салым хезмәте тарафыннан «юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру» сервисы эшләнде, ул юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алганда салым органына электрон документлар җибәрергә мөмкинлек бирә.
Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов Валерий Авандейкин , Алмаз Вәлиев, Әмир Гайнетдинов һәм Булат Гыйниятуллинга хәйрия ярдәме күрсәтте. Ранис Рафис улы аларның гаиләләре белән очрашты һәм ноутбуклар, җылы келәмнәр бүләк итте. Ата-аналар һәм балалар белән көндәлек тормышлары, килеп туган проблемалар турында сөйләште, аларга күңел көрлеге, якыннарының һәм туганнарының таянычлы һәм игътибарлы булуларын теләде.
Татарстан Республикасында яңа интернет-проект эшли башлады, ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә. Әлеге проект декабрьдә эшли башлаган иде һәм бүгенге көнгә анда 200дән артык җитештерүче теркәлгән, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.
2008 елның 30 апрелендәге 56-ФЗ номерлы «Тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын формалаштыруга дәүләт ярдәме турында» гы Федераль закон кысаларында тупланма пенсиягә өстәмә иминият кертемнәре күчергәндә түләү документында түбәндәгеләр булырга тиеш:
- «ТР буенча ФКИ» (ТР буенча РПФ бүлеге) алучысы;
- Алучының реквизитлары: ИНН 1653017530;
- КПП 165501001;
- ОКТМО 92701000;
- Исәп-хисап счеты 401018108000000010001;
- КБК 39210202041061100160 яки КБК 39210202041061200160;
- иминләштерүченең теркәү номеры.
Югарыда күрсәтелгән реквизитларның берсе дөрес күрсәтелмәгән очракта-түләүләр ачыкланмаган түләүләргә күчереләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге тарафыннан вафат булган туган-пенсионерның билгеле бер чор дәвамында гаилә әгъзалары тарафыннан пенсияләрне хокуксыз алу очраклары ачыкланды. Мондый хәлләргә юл куймас өчен һәм законсыз түләүләрне булдырмас өчен фонд җитәкчелеге 1934 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кредит оешмалары аша пенсия алучыларны тиз арада актуальләштерү турында карар кабул итте.