Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин, Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев катнашты.
4-6 декабрьдә "Казан-Экспо" күргәзмә комплексы территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" халыкара күргәзмәсе ачылды. Буа районын күргәзмәдә шәһәрнең Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Белем бирү робот техникасы" һәм "Горизонт" берләшмәләре укучылары тәкъдим итә, алар 2 нче лицей һәм М.Вахитов исемендәге гимназия базасында эшли.
3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә – ул ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә багышлана. Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең яшь армиячеләре бүген шәһәрнең мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. Бу дата - 1966 елда, немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан, 3 декабрь көне Мәскәү Кремле диварлары янында Александровский бакчасында тантаналы рәвештә җирләнүгә бәйле рәвештә сайланган.
Инвалидлар декадасы һәм Халыкара волонтер көне кысаларында 3 декабрь көнне Үзәк китапханәдә лицей – интернатның 5 сыйныф укучылары катнашында «Үзеңнән башла-волонтер бул» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Резедә Низамова балаларны бәйрәм белән таныштырды, волонтерларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген, волонтерлар эшли торган чараларның ничек оештырылуын, волонтер отрядларының нинди сыйфатларга ия булуларын сөйләде. Чара социаль роликлар һәм видеофильмнар күрсәтү белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар волонтерлар гимнын башкардылар.
Хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. Чакырылыш башланганнан бирле Буа муниципаль районыннан 47 егет чакырылган. Бүген иртән 9 егетне армиягә озаттылар. Яшүсмерләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов та озатырга килде. Ул ата-аналарга улларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, яшьләргә үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-сау кайтуларын теләде.
Бүген, 4 декабрь көнне Буа муниципаль районының «Кояшкай» балалар бакчасында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре яшь гвардиячеләр белән берлектә «Игелек дәресе» үткәрделәр, «Цветик - семицветик» мультфильмын карадылар һәм фикер алыштылар. Бу дәрес балаларда игелеклелек, яхшы гамәлләр турында күзаллау булдыру, һәр кешенең тормышында игелеклелек роле турында белемнәрне киңәйтү, балаларның әхлакый сыйфатларын тәрбияләү, ярдәмгә килергә теләк уяту максатыннан үткәрелде.
Районда “Легаль булмаган мигрант” оператив-профилактик чарасы бара.
Бу уңайдан район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итә: чит ил гражданнарының законсыз яшәүләре, хезмәт куюлары хакында белүчеләр булса, 3-12-88 телефон номеры буенча полициянең кизү тору бүлегенә хәбәр итүләре сорала. Полицейскийлар һәр очракны барып тикшерәчәкләр. Анонимлык гарантияләнә.
Ветеринария техникумы студентлары Инзилә Фәтхиева, Зилә Заһидуллина һәм Кристина Фомина бер-бер артлы җиңү белән кайттылар.
Ел саен республикада узучы “Беренче курс көне” республика конкурсының Мамадышта узган зона этабында ашчы-кондитер бүлеге студенты Инзилә Фәтхиева нәфис сүз буенча “Театр” номинациясендә гран-прига лаек булды. Ул Сергей Есенинның “Хатын-кызга хат” шигырен сәнгатьле итеп укуы белән тамашачыны таң калдырды.
Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» эше оештырылуын хәбәр итә.
Граждан пенсия яшенә ирешүгә хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә кабул иткәндә дә, аңа чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә кабул итү башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый.
Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе түбәндәгене хәбәр итә: хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), конвертларда хезмәт хакы түләү яки минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләү фактлары буенча «кайнар линия» телефоны буенча 8(84374)3-29-93 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2019 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында " 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.