Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы «кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә урнаштырылды. Соңгысы-ноябрь аенда.
Белешмәлек: кадастр инженерларының рейтингы документларны сыйфатлы итеп әзерләүгә һәм күчемсез милек объектын кадастр учетына куйганда уңай яисә тискәре карарларга нигезләнә. Мәсәлән, туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тарту проценты 35тән ким булса, ә 18дән артса - «ак зона»га. Туктатулар һәм баш тартулар 18% тан кимрәк булса - «яшел зона»га.
Ел саен декабрь башында инвалидлар декадасы уза. Буа «Гармония» социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен эшләүче «Преодаление» клубы кысаларында «Без –бергә! » исемле чара уздырды. Алар “Акыллы куллар”, “ Спортивная”, “ Ксенобиология, яки фантастик җан ияләренең тормышы” кебек мавыктыргыч станцияләргә юнәлде. Станцияләрдә эшләү “ Тылсымлы урман куркынычлыгы” дигән терапия уены белән үрелеп барды. Игътибар һәм фикерләүне формалаштыручы бу уеннарның соңгы ике станциясе балаларда аеруча зур хис-тойгылар тудырды. Мондый уеннар беренче тапкыр гына уздырыла һәм алар балаларның иҗатын үстерүгә зур этәргеч бирә.
Бу уеннар үтә кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды. Мондый очрашуларның юкка гына оештырылмаганлыкларын, барлык егет-кызларның күңел күтәренкелеге һәм ачык елмаюлары күрсәтте.
Җылылык бирү сезоны башлану белән гражданнарда тиешле сыйфатта җылылык бирү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү сораулары туа.
Шуңа бәйле рәвештә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча халыкка мәгълүмат бирү максатыннан, түбәндәгеләрне аңлатабыз.
"Сетевая компания" ААҖ Буа электр челтәрләре филиалы электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 10 декабрьдә 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Буа ш. Заводская ур. буенча 1-51шәһәр халкын электр белән тәэмин итү туктатылачак.
2019 елның 5 ноябрендә Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп базасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган коррупциягә каршы юнәлешле квест узды. Квест дебатлар формасында үтте. Беренче уеннарда 8 сыйныф спикерлары 11 сыйныф, 9а сыйныфы белән «Дәүләттә коррупция күбрәк булган саен, законнар да күбрәк» дигән темага ярыштылар. Сүз көрәшенең финалына 10 һәм 11 сыйныф спикерлары «Акча булган җирдә намус дәшми» дигән тема белән чыкты. Бәхәсләр эмоциональ иде! 11 сыйныф спикерлары җиңү яулады.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Россия Хезмәт министрлыгы һәм Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең, хезмәтне саклау буенча белгечләре өчен 2020 нче елда Бөтенроссия олимпиадасын үткәрүе турында хәбәр итә. Катнашу бушлай.
29 ноябрьдән башлап телевизордан 20 түләүсез санлы каналны караучы буалылар “Татарстан-Яңа гасыр” - “Татарстан-Новый век” телеканалы тапшыруларын ОТР (Россиянең иҗтимагый телевидениесе) каналында чиста форматта карый алалар. Региональ тапшырулар иртән 6дан 9 сәгатькәчә, кич 17дән 19 сәгатькә кадәр эфирга чыга.
Район хуҗалыклары алдында бүгенге көндә киләсе ел уңышы өчен җитәрлек орлык запасы әзерләү бурычы тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул 28 мең тонна тәшкил итә.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда орлыкны эшкәртеп, анализга тапшыру бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, киләсе елга хуҗалыклар кырларына барлыгы 10 мең тонна орлык чәчү планлаштырыла. Ә инде амбарларда запас фонд, страховкалау фонды һәм көздән чәчелгән мәйданнарны яңадан чәчү өчен дә җитәрлек орлык әзерләп куелган. “Россельхозүзәк”нең районара бүлегенә тикшерүгә китерелгән 16 мең тонна чәчүлекнең 13 мең тоннасы бүген тикшерү узган
10 декабрь көнне 17 сәгатьтә район мәдәният сараенда муниципаль район башлыгы Кубогына “Яшьләр коррупциягә каршы” дип аталган эшче яшьләр КВН-фестивале уза.
Анда “Буа электр челтәрләре”, “Карлинский” ит йорты, районның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командалары катнаша.
Рәхим итегез! Керү түләүсез.
Күз курка, кул эшли, диләр. Буа шәһәрендә яшәүче Резедә һәм Илдар Гыймаловлар да моннан җиде ел элек күркә үстереп сату эшенә керешкәч: “Башкарып чыга алырбызмы?” – дип борчылганнар. Шөкер, хәзер алар районда кош-корт асраучы иң уңышлы хуҗалыкларның берсе.
Бүгенге көндә алар хуҗа-лыгында 500 башка якын күркә, 800ләп башка якын бройлер тавык асрала.