Шәһәр урамнарын тиешле санитар хәлдә тоту, кышын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен чаралар комплексы эшләнә, ул юлларны җыештыру һәм бозлавыкка каршы материаллар әзерләү өчен махсус техника әзерләүне үз эченә ала. Эшләрне 15 ноябрьгә тәмамлау планлаштырыла.
“Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “ нең чираттагы дәресе Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә узды. Дәресне, өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы алып барды.
Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа медицина училищесы студентлары Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына килеп киттеләр. Волонтерлар-медиклар инсультның беренче билгеләре, бу авыру барлыкка килүгә ярдәм итүче факторлар турында халыкка ачык аңлаттылар.
2018 елның 2 ноябреннән 2019 елның 1 июленә кадәр Буада "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Буа ветеринария техникумы, "Яшьлек" спорт комплексы спорт заллары базасында Буа муниципаль районының волейбол буенча "Свияжск Лигасы" ачык беренчелеге уздырыла.
Кичә, 2 ноябрьдә, Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Зур этнографик диктант" узды. Россиядә мондый масштаблы акция өченче тапкыр уза. Быел Буа районында яшәүчеләрнең этнографик грамоталылыгын тикшерү өчен Алших гомуми белем бирү мәктәбе базасында аерым мәйданчык бүлеп бирелгән иде.
Буа ветеринария техникумы базасында Worldskills чемпионатының Буа, Әтнә, Минзәлә районнары, шулай ук Казан шәһәре вәкилләре катнашында челтәр этабы узды. Алар " Ветеринария" компетенциясендә көч сынаштылар. Баш эксперт Максим Мечов сүзләренә караганда, челтәр этабында 16-22 һәм 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты.
Бәйрәм залында җыелучыларны муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров котлады. Ул билгеләп үткәнчә, безнең районда күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. «Бу бәйрәм без, төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә һәм диннәргә караган россиялеләр – гомуми тарихи язмышлы һәм уртак киләчәкле бердәм халык булуын искә төшерүгә юнәлдерелгән. Безне барыбызны да илебезне көчле һәм чәчәк атучы итү теләге берләштерә, без, бер-беребезгә хөрмәт һәм килешеп яшәүне дәвам итеп, алга таба да безнең район һәм күпмилләтле Татарстан хакына нәтиҗәле хезмәт итәчәкбез", - дип билгеләп үтте ул һәм буалыларга тынычлык, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары теләде.
15 ноябрьдә Буа районында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы узачак. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшкуарлар хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып бару барышында барлыкка килгән проблемаларны билгели алачаклар.
Шушы көннәрдә, 29 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртеклеләрне җыю буенча «иң яхшы комбайнчы» конкурсында катнашучыны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 490 призлы урын исемлегенә Буа муниципаль районыннан 11 комбайнчы керде
Татарстан Росреестры Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының инвестицион климат торышының Милли рейтингында позициясен яхшырту буенча күрелә торган чаралар мәсьәләсе буенча оештырылган Эшкуар йорты киңәшмәсендә катнашты.