12 сентябрь Татарстанда ял көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Район хуҗалыкларында көзге культуралар чәчелгән мәйданнар көннән-көн үрчи.
Капиталь ремонттан соң Күл Черкене мәктәбе ачылды. Ул гыйнвар аеннан бирле төзекләндерү эшләре барган.
Тормыш сыйфаты социаль яклау системасына турыдан-туры бәйле. Республика җитәкчелегенең, шулай ук район хезмәтчелекләренең өстенлекле эшчәнлеге нәкъ менә халыкны нәтиҗәле социаль яклау белән тәэмин итүдән гыйбарәт тә. Иң югары тормыш сыйфаты дәрәҗәсе булган регионнар арасында Татарстан Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан соң дүртенче урынны били. Идел буе федераль округында ул башка регионнардан зур аерма белән лидерлыкны алып тора. Татарстанлыларның иминлеге объектив саннар белән дәлилләнә – тормыш сыйфатын билгеләү методикасы үз эченә 64 күрсәткечтән торган анализны ала.
“Нечкәбил-2016” конкурсының хәзер икенче интернет тавыш бирү этабы бара. Анда катнашучы райондашыбыз Люция Закирова өчен тавыш бирик.
Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм 30 августта 17 сәгатьтә була.
Район үзәк дәваханәсе табибы Резедә Җәләлова әйтүенчә, бүгенге көндә өлкәннәр өчен 2600 данә вакцина кайтарылды. Ул авылларга җибәрелде. Тиздән тагын 2 мең данә кайтартылачак. Ул шәһәрдә яшәүчеләрне прививкалаштыру өчен тотылачак.
Район мәгариф идарәсе методисты Рәзинә Хисаметдинова белдерүенчә, яңа уку елына район бакчаларына 280 урынга сабый урнаштырылды.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә дигән кисәтү таратты.
Район үзәк дәваханәсе табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, халыкка уңайлы булсын яңа поликлиникада даруханә өчен урын бирелде.