Шәһәр, Республика көненә багышланган бәйрәм узды шәһәрнең үзәк паркында сишәмбе көнне. Җылы кич, сәхнәдән агылган музыка бар халыкны шунда дәште.
Узган шимбәдә буалылар кулларына себерке тотып юынырга ашыктылар – бу көнне шәһәрдә күптән көтелгән вакыйга булды –шикәр заводы мунчасы яңадан ачылды.
Төзелгәннән бирле бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән Күл Черкене авылы мәктәбе “яңадан туды” – традицион август конференциясе алдыннан аны тантаналы төстә ачтылар.
Үзәк стадионда 1999-2000 елларда туган ир балалар арасында Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары арасында футбол буенча республика беренчелеге финалы узды.
Гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды
Агрофирмаларда, хуҗалыкларда басулардан салам җыю, эскерткә кую, туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү дәвам итә.
1 сентябрьдән районда “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы башланды. Аның кысаларында 3 сентябрьдә мәктәпләрдә Беслан вакыйгасы корбаннарын искә алып “Шәмнәр кабыз” акциясе үтә, мәчетләрдә, чиркәүләрдә догалар укыла.
Татарстанда балалар туу һәм аларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тәэмин итүче күпкатлы көчле система булдырылган. Соңгы елларда гына балалы гаиләләрнең актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән дистәдән күбрәк проект гамәлгә ашырыла. Аерым игътибар зонасында – саны елдан-ел артучы күп балалы гаиләләр. Бүген республикада алар 32 меңнән артыграк исәпләнә, шуларның 1700дән күбрәге районда яши.
Күгәлнәнең түбән урамында ел әйләнәсе ут бары өч өйдә – туксанны ваклаган Мария Захарова, Клавдия Малышева һәм Надежда Захарова йортларында гына кабына. Кайчандыр кеше күп яшәгән, мәктәбе, клубы, фермасы, конюшнясы булган авыл август аеның матур бер көнендә элеккечә шау-шуга күмелде – авылдашлар очрашуга җыелды.