Берьеллык үләнне урдыруга беренчеләрдән булып “Кыят” җәмгыяте, “Авангард” агрофирмасы, “Ак Барс Буа” агрофирмасының барлык филиаллары һәм “Коммуна” кереште. Бүгенге көнгә үлән барлыгы 245 гектарда урдырылды.
“Таттелеком” компаниясе шәһәрнең Комсомол урамындагы 32 номерлы йорты каршысында уздырган “Ишегалды” бәйрәме кечкенә генә Сабан туен хәтерләтте.
20 майдан 20 июньгә кадәр районда “Игътибар, балалар!” профилактик операциясе старт алды.
Быел район мәктәпләрен 197, тугызынчыны 451 укучы тәмамлый. Иртәгәдән үк җәйге ялга китәчәк беренче сыйныфта белем алучы балалар – 497.
Социаль белем бирү академиясендә коррупциягә каршы тору, көрәш темасына багышланган очрашу узды.
Бүген Кыят авылында да яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу районда ачылган уникенче яңа ФАП. Киләчәктә аның бинасында аптека да булачак.
Бүген Ташкичү (Тимбай авыл җирлеге) авылында ветеринария пункты файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасына Татарстан Министрлар Кабинеты ветеринария баш идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гыйбадуллин да килгән иде. Ул республикада мондый пунктларның 80нән күбрәк булуын әйтеп узды.
Шәһәрнең К. Либкнехт урамында яшәгән кичәге тиктормас малайлар, бүген инде пенсия яшендәге, чәчләренә чал төшкән җитди ир-егетләр хатирәләрне барларга җыелды. Ә аларның төрлесе төрле якларга таралышканга кырык ел вакыт узган.
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәгән 4 сугыш ветераны, бер сугыш толы һәм тыл хезмәтчәне хөрмәтенә миләшләр һәм туялар утырттылар. Аллея “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында пәйда булды.
1995 елның 13 маенда Тәтеш районы белән чиктә агучы Кильна елгасы буенда экспедиция вакытында табылган түгәрәк кайрак Боерган мәктәбе музееның иң кадерле археология экспонаты санала. Аңа “Тахаръял кабиләсе” туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүчеләр тап булды.