ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

Бүген, Оборона министрлыгы сайтларында яшерен архивлар халык алдында ачылгач, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның дәүләт бүләкләре турында мәгълүматны җиңел алырга мөмкин. Әлеге рәхмәтле миссия фронт документларын бөтен халык байлыгы итә. Алар арасында әтием Садрислам Каюмовның сугышчан юлындагы командование боерыклары оригиналларын күрү мине тетрәндерде. Үзем һәм туганнарым белән аның фронт тормышының без белмәгән якларын белдек.


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә барлык мәйданның 95 проценты чәчелгән.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Авыр тормышта калган 25 гаилә Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Федераль җыены депутаты Гильмутдинов Ильдар Ирек улынан зур рәхмәт белән бүләкләр кабул иттеләр.

Иртәгә, 19 майда – Пионерлар көне. Бүген ул аерым билгеләп үтелми, шулай да кичәге пионерлар – урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен әлеге дата бәйрәм булып кала.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Буа  муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан  “Преодоление” һәм “Радуга” клубы әгъзалары өчен чара уздырдылар.


14
май, 2016 ел
шимбә

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бүген, 2016 елның 14 маенда Бөтенрәсәй «Җиңү урманы» акциясе кысаларында шушы йортта яшәп, вафат булган дүрт сугыш һәм ике тыл хезмәте ветераннары хөрмәтенә алты миләш агачы утыртылды.

Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа дәүләт драма театрында узды.

Әлеге бәйгене гаилә көне уңаеннан район ЗАГС бүлеге үткәрде. Бүген анда җиңүчеләрне бүләкләделәр.


13
май, 2016 ел
җомга

Урамнан “әйдә, кызым, курыкма, атла, менә монда бас, ташка абынма” дип ягымлы сөйләп, нәни кызчык җитәкләгән бер хатын-кыз бара. Кемдер моңа игътибар да итмәскә мөмкин, ә мин беләм:  Лира Кошелева  бер ел элек кенә инвалид арбасында утырган 6 яшьлек Динә Емельянованы  аннан торгыза алган  һәм, аяк очларында булса да, ышанычлы итеп атларга өйрәтә. Ә бу бала газизе дә түгел әле,   сабыйны ул ике ел  элек опекага алган.

Буада яшәүче Татьяна һәм Сергей Фоминнарның медицина институты тулай торагында башланган мәхәббәтенең “тамыры” нык булды – 22 ел буена алар бер-берсенә җил-яңгыр тидермичә, кайгы-шатлыкларны бергә кичереп, районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булып яшиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International