ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 июньде Кыят авылында ачылган әлеге объект үзара салым акчасына ясалган. 


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Балаларны яклау көне – иң популярлашкан халыкара балалар бәйрәме. Бу көнне бар җирдә балаларның йөзләрендә эчкерсез елмаю,  шатлыклы тавышлары  ишетелә.

Буада беренче тапкыр Халыкара күршеләр көнен билгеләп үттеләр.

Әти-әниләре яңа туган сабыйларына күбрәк Тимур, Айнур, Кәрим, Максим, Реналь, Самир, Азалия, София, Рамина, Ясминә, Алия, Арина исемнәре биргәннәр. Сирәк очраучылары – Мирослав Һәм Марк.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

4 июньдә сәгать 10да Яңа Тинчәледә Сабантуй гөрләячәк. Шул ук көнне Кайбычта халыклар хезмәте, дуслыгы һәм туганлыгына багышланган “Сабантуй-2016” бәйрәме узачак


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелүче “Бәхетле балачак” дигән чара 10 сәгатьтә башлана. 


27
май, 2016 ел
җомга

Шәһәрнең Арефьев урамындагы 19 номерлы йорты каршысында “Мелиоратор” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе откан 160 мең сум грант акчасына яңа балалар мәйданчыгы куелды.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуына кадәр бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Яшел Үзән (Буа) шәһәрендә дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Марс Дәүләтшин әйтүенчә, районда 28 сан алучы һәм 5 инструктор эшләячәк. Аларның барысы да махсус экипировкалар – ялтыраучы сызыклар белән зәңгәр төстәге сигнал жилетлар, кояштан саклаучы козыреклар  белән тәэмин ителәчәкләр. Инде хәбәр иткәнебезчә, сан алу 1 июльдән 15 августка кадәр узачак. Ә  аны үткәрүдә катнашучылар эшкә июнь аенда ук керешәчәкләр, чөнки аларга өйрәнү узарга, сан алу объектларын алдан йөреп чыгарга туры киләчәк.

Чыгарылыш сыйныфларында имтиханнар башланды. Тугызынчылар кичә җәмгыять белеме, химия, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, рус әдәбияты  буенча сынау бирделәр. Бүген “эстафетаны” география һәм рус әдәбиятын һәм татар телен сайлау-чы унберенчеләр кабул итте.

Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә ширкәтнең генераль директоры Андрей Кузьмин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International