Җурналистларның максаты киләчәктә авыл балалары арасында талантларны барлап, аларны үстерү, район сәхнәсенә алып чыгу, халыкка таныту.
Ремонтчылар эшкә керештеләр дә инде. Быел да төзүчеләрне читтән алмаганнар, подрядчылар - райондагы төзелеш оешмаларныкы. Быелгы капиталь ремонтның бюджеты – 21 миллион сумга якын.
Ырыңгыда купель буада ясалды. Биредә бозлы суга кичә кичке сәгать 5тән 9га кадәр чумдылар. Анда барлыгы 150 кеше килде. Биредә дә коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр кизү тордылар.
Буа дәүләт драма театрының 100 еллыгына әзерлек кысаларында гомуми белем бирү уку йортларының татар балалар-яшьләр театр коллективларының регионара “Ният” фестиваль-конкурсы старт ала.
Шәһәрнең 2 номерлы лицееның 8 сыйныф укучысы Энҗе Хәйбуллова укучыларның география буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды.
Район оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, эшчеләре, җитәкчеләре арасындагы традицион “Сәламәтлек” спартакиадасы 23 гыйнварда “Арктика” спорт мәктәбендә шорт-трек ярышлары белән башланып китәчәк.
Район административ комиссиясе тарафыннан узган ел 108 беркетмә тутырылды.
Һава торышы бозылу сәбәпле, Югары Ослан, Тәтеш, Яшел Үзән, Чүпрәле районнары командалары Буада, “Арктика” боз сараенда узган зона уеннарына килә алмадылар.
Бергәләп районның, Татарстанның, күрше Ульяновск өлкәсенең истәлекле урыннарына сәяхәт итүне, табигатькә ял итәргә чыгуны бер-ике айдан – гаилә башлыгы Александр автобус йөртү хокукы бирүче “Д” категориясен алгач башларга планлаштыралар. Әлегә алар руль артына авылдашларын утыртып, 31 декабрь көнне Буага Яңа ел фейервергы карарга килгәннәр. Барысына да бик ошаган.
Район мәгариф идарәсе каршындагы “Психология хезмәтчелеге” хәзер шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы мәктәптән тыш эшләр бүлеге (ЦВР) урынына күченде.