ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Башта кыш, көзнең каршылыгын җиңеп, үз тәртипләрен кертә алмыйча интекте. Инде хәзер вакытыннан элек хакимлекне язга бирергә җыена. Дөресен генә әйткәндә, кышы да кыш булмады быел. Көннәр суытып та өлгерми, яңадан җебетә башлый. Берничә тапкыр ишеп-ишеп кар яуды, бураннар дулады үзе. Әмма тулаем алганда, быелгы кышны аномаль җылы дип атарга була.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының Президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы “2014 елда республикада агропромышленность комплексы үсеше йомгаклары һәм 2015 елга кризиска каршы төрле чаралар исәпкә алынып авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәлелеген үстерү юллары” темасына багышланган киңәйтелгән утырышында мөгезле эре малларның баш санын арттыру бурычын куелды.
Ильмир Фәрит улы Хәсәновның район мөхтәсибе булып эшли башлавына бер ел булды. Аны редакциягә чакырып, берничә соравыбызны бирдек.
- Район мөхтәсибе булып эшләвегезгә бер ел булды. Эшегезне нәрсәдән башладыгыз?
- Беренче мөмкинлек булуга районыбызның барлык мәчетләрен йөреп чыгып, имамнарның хезмәте бе-лән таныштым. Үз алдыма мәхәлләләрне берләштерергә дигән максат куйдым. Берлектә бит көч! Ми-ңа кадәр Рөстәм Хәйбуллин башлаган барлык мә-четләрне һәм аларның җирләрен документлаштыру, имамнарны эш урыннарында рәсми теркәүне тө-гәлләдек. Дүрт елга бер имамнарыбыз Казан шәһә-ренә белемнәрен арттырырга йөриләр. Былтыр шундый ике төркемне укыттык. Хәзер дә бу өлкә-дә эш алып барыла.
- Шәһәрдә яшәүчеләр бе-лән мәдрәсә һәм мәчет-ләр эше ничек оештырылган?
- Шәһәрдә алты мәхәллә, бер мәдрәсә һәм биш мә-чет бар. Аларның барысында да азан тавышлары яңгырый, намаз укыла, җомга вәгазьләре сөйләнә. Һәрбер теләүче дә килеп тыңлый алсын өчен кичке укулар да оештырылды. Калган өчесендә – мәдрә-сәдә, үзәктә “Абдулмалик”, шикәр заводы бистәсендә “Госман” мәчетләрендә на-маз һәм Коръән укырга өй-рәнергә теләүчеләргә укулар оештырылды. Бүгенге көндә белем алучыларның саны 300дән артты. Үзәк мәчетнең ишегалдында бәйрәмнәр үткәрер өчен әзерләнгән йортта Рамазан ае буе ифтар мәҗлесләре үтте.
- Ильмир хәзрәт, Сез гыйлем ияләрен үзебездә калдырырга тырышасызмы? Мөхтәсибәт тарафыннан мәчетләребездә бик күп төрле дини чаралар уздырыла. Берничә сүз Коръән-Хафиз турында да әйтеп үтсәгез иде.
- Башкалабызда укып кайткан белгечләребезне үзебезнең җирлегебездә урнаштырып калдырырга омтылам. “Госман” мәчете икенче имамы Гомәр  Шиһапов һәм Биморза авылы имамы Илнур Сафиуллин күптән дини белгечлек алып кайттылар. Икесе дә бик өметлеләр. Коръән-Хафиз бездә узган елның Рамазан аенда булды. Ай буе ул балаларга сурәләр ятларга булышты. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә башка Хафиз. Ул мәктәп балаларын изге Коръән сурәләрен ятларга өйрәтә. Көз кө-не Казан федераль һәм Россия Ислам университетларыннан укытучылар чакыртып, мәдрәсәдә олылар өчен дәресләр оештырган идек. Яз көне укулар тагын көтелә.
- Күңелле викториналар бәйгеләре нәтиҗәләре нинди?
- Викториналар Татарстан Диния Нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды белән берлектә Килдураз, Иске Суыксу, Яңа Чәчкап авылларында мәктәп балалары катнашында үтте. Алар ислам дине нигезләрен күр-сәттеләр. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, минем тарафтан ел дәверендә районнан читтә дүрт чыгыш оештырылды. Икесе – интеллектуаль чара. Бу Түбән Новгород өлкә-сендәге Сафаҗәй авылында һәм Болгар шәһәрендә узды. Казан һәм Чистай шәһәрләрендә узган ярышларда катнашкан балаларыбыз үзләренең чыгышлары белән призлы урыннар яулап, истәлекле бүләкләр алып кайттылар.
- Яшьләрнең ирекле яр-дәм хәрәкәте турында таныштырып үтсәгез иде?
- Ирекле ярдәм хәрәкәтенең эшчәнлеге – мөхтәси-бәткә ислам дини чараларын оештыруда ярдәм итү. Район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып бару. Хәрәкәт башлыгы Илнур хәзрәт барлык чараларны да тиешенчә оештыруга игътибарын бирә. Һәр үткәрелгән чарага нәтиҗә ясала. Әлеге хә-рәкәттә спортның волейбол, йөзү, баскетбол төр-ләренә өстенлек бирелә. Ир-атлар һәм хатын-кыз командалары мастер-классларда шөгыльләнә. Күптән түгел әле “Вконтакте” сайтында “Буа мөхтә-сибәте” төркемен ачтык. Яңалыклар өчен Шамил хәзрәт җаваплы.
- Теләкләрегез һәм килә-чәккә планнарыгыз турында әйтеп үтсәгез иде.
- Авылларда укымышлы дини кешеләр җитми. Имамнар картая, ә аларга алмаш юк. Минем теләклә-рем: мәхәлләләр үзләренең имамнарын кайгыртсыннар һәм аңа ярдәм итеп яшәсеннәр, мөселманнар бар оештырган чараларда да актив катнашсалар иде. Планнарга күз салсак, язгы каникул вакытында “Минем авылым мә-чете” исемле тәкъдир итү кичәсе үткәрмәкче булабыз. Балалардан мәчет-ләрнең ничек төзелүе, имамы, мәхәлләсе турында хикәя белән иҗади эш-ләр көтеп калабыз. Мөх-тәсибәттән кыйммәтле бү-ләкләр булачак. Тәмамлап, олы рәхмәтемне эшләремдә һаман ярдәм итеп торучы район башлыгы – Азат Айзетулловка, аның беренче урынбасары – Ил-дар Еремеевка һәм район башкарма комитеты җитәк-чесенең социаль мәсьә-ләләр буенча урынбасары – Лилия Садретдиновага җиткерәм. Шулай ук мөхтә-сибәтнең хәйрия фондына матди ярдәм күрсәткән бар оешмаларга рәхмәт. Җы-елган акчаларга аз керемле, мохтаҗ һәм физик сә-ламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәүлед үт-кәрдек. Аллаһ бездән разый булсын.
Буага Яшел Үзән шәһәреннән кайткан 43 яшьлек К. йодрыкларына ирек бирә.
25 февраль календарьда Сәламәтлек саклау көне дип күрсәтелгән. Исәнлек бернинди акчага да сатып алып булмаслык иң зур байлык. Сез сәламәтлегегезне саклыйсызмы? Шушы сорауны төрле һөнәр ияләренә юлладык.
Күптән түгел район газетасында Буа театрына 100 яшь тулу турында язманы укыдым. Ничектер әлеге дата күңелемне нечкәртте: исән булса, бу әтием Фатыйх Исхаковның да бәйрәме булыр иде – ул ничәмә еллар сәхнәдән төшмәгән кеше бит.

21
февраль, 2015 ел
шимбә
23 февраль – Ватан сакчысы көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов районда яшәүче ир-егетләрне тәбрикли
Казан юлларындагы вәзгыятьне җайлау өчен башкаладагы машиналар санын контрольдә тоту кирәк. Түләүле паркинглардан файдалану тәртибен бозган өчен штраф күләмен 2500 сум дип билгеләү нәкъ менә шушы максатны күздә тотып эшләнә.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытын раслады. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Республикада талантлы, инициативалы, алдынгы карашлы яшьләр барлана. Буа спирт завады система начальнигы Ландыш Галиуллина кадрлар резервы проектында катнашып, әлеге “фондка” кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International