ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
“Минем гаиләм шәмаиле” акциясе уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте конкурс оештыра. Әлеге проектка каллиграфия нисбәтле хезмәтләр берничә номинациядә кабул ителә.

28
февраль, 2015 ел
шимбә
Замана таләбедерме, соңгы елларда виртуаль музейлар популярлашканнан популярлаша бара. Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль музейлар Россиядә юк дәрәҗәсендә. Әлеге бушлыкны нәкъ менә безнең республика тулыландырырга алынды.

27
февраль, 2015 ел
җомга
Татарстанда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру башланды.
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында мөгаллимә, шагыйрә Гөлнур Айзатның 55 яшьлек юбилее кичәсе узды. Тантанага тамашачы зал тутырып килде.
Узган атнада мошенниклар акча эшләү мәйданы итеп Буа районын сайладылар бугай – алты кешедән якыныгыз бәладә, дигән сылтау белән акча “сыкмакчы” булдылар.
Районда игенчелек белән 64 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә, аларның җирләре районның сөрү җирләренең 25 процентын алып тора. Араларында бөртеклеләрдән, шикәр чөгендереннән мул уңыш үстерүчеләр дә, җир эшен аңлап бетермәүчеләр дә бар. Район Советының утырышлар залында бер-бер артлы узган җитди сөйләшүләр һәрберсенең узган елгы күрсәткечләрен анализлауга һәм алда торган бурычларын барлауга багышланды.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларга өйгә эш күләмен чикләргә тели. Ул икенче һәм өченче сыйныфларның 1,5, өлкән сыйныфтагыларның 3,5 сәгатьтән күбрәк вакытын алмаска тиеш, дип белдерә. Ә әти-әниләр бу хакта ничек уйлый?
Яшелчәгә бәяләр быел җир эшенә өстән караучыларны да бил бөгәргә өйрәтер кебек. Ә бакчадан өзеп ашау өчен эшне бүген башларга кирәк – рассада өчен орлыклар чәчәргә. Әлеге кризиска каршы чараларның берсен хәзерге көн өчен бик актуаль санадык һәм яхшы рассада үстерү серен газетаның беренче битендә үк уртаклашырга булдык.

26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сугыш чоры көйләре, Җиңү турында “сөйләде” районның һәвәскәр гармунчыларының гармун телләре. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенә җыелган музыкантларның иң өлкәненә 74 яшь иде.
26-28 февраль көннәрендә Казанда "Укырга һәм бергә яшәргә: инклюзиянең ачык киңлекләре" Бөтенроссия форумы үтәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International