ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
“УҢАЙЛЫ МОХИТ” кысаларында картлар һәи инвалидлар өчен интернат-йортта санузел бүлмәләре үзгәртелеп ремонтлана башлады. 
Район үзәк китапханәсендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дип исемләнгән чара уздырылды.
Март азагына кадәр туган якны өйрәнү музеенда күренекле якташыбыз Бакый Урманченың беренче укучыларыннан булган Зәки Мөхәм-мәтшинның “Авангардтан реализмга” дип исемләнгән рәсемнәр һәм аның улы геология-минералогия фәннәре докторы, Казан федераль университеты доценты Рөстәм Мөхәммәтшинның “Туган як киңлекләре” дигән фоторәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Буалыларда алар зур кызыксыну уятты.
Республиканың урта һәм һөнәри белем бирүче уку йортлары арасындагы I Спартакиада Буадан старт алды. Аны ачу тантанасына Татарстанның Фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина да килде.
Халык мартта үстерү өчен чебеш ала башлады. Сары “йомгаклар”, белеп карасаң, Сабантуйга өлгерергә дә тиешләр. Аларны баш санын киметмичә  ничек үстерергә? Әлеге язмадагы мәгълүмат хуҗабикәләргә файдалы булыр дип ышанабыз.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

“ПАРКЛАР МАРШЫ” АКЦИЯСЕ бара 24 марттан 23 майга кадәр.


Апрель башыннан районда санитар-экологик чистарту икеайлыгы игълан ителде. Кайбер оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары кушканны да көтмичә, кар киткәч башланырга тиеш булып “канга сеңгән” җыештыруга керештеләр. Ләкин идеаль тәртип турында сөйләргә иртәрәк әле. 

12
апрель, 2014 ел
шимбә
Апрельдә март кары эрегән туфрак та, һава да бик тиз җылына. Бу чорда бакчачы мәшәкатьләре бермә-бер арта.
Буген космос эрасы башлануның 53 еллыгын билгеләп үтәбез. 1961 елның 12 апрелендә космоста кеше, безнең Юрий Гагарин дигән хәбәр бөтен дөньяны яңгыратты.

11
апрель, 2014 ел
җомга
Үткән шимбәдә Яр Чаллы шәһәрендәге “Буа якташлыгы” җәмгыяте чираттагы мәртәбә очрашу тантанасы оештырды. Автокалада гомер итүче буалыларның бер-берсе белән аралашып яшәвенә, туган якларыннан җылы хәбәр-сәламнәр алып килүче якташлары белән очрашуларга юл ачкан бу матур традиция 1996 елдан ук килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International