ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре илебез төбәкләреннән Украинадан телефон мошенникларының яңа тактика куллануы турында хәбәрләр санының кискен артуын билгеләп үтә. Алар алданган россиялеләрнең акчаларын урлап кына калмыйлар, ә аларны диверсияләр һәм террорчылык гамәлләре кылуга да җәлеп итәргә тырышалар.

Буа районында эшчеләр быел башланган үзәк район хастаханәсенә капиталь ремонтны төгәлләделәр. Бу хакта капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын традицион  карап чыгу вакытында билгеле булды.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Күпьеллык традиция буенча Буа районында урып-җыю эшендә эшләүче аграрийларга басуларга район мәдәният идарәсе каршындагы агитбригадалар чыга. Мәсәлән, бу урак өсте вакытында, бер эссе көнне, төшке аш вакытында, Татар Буасы һәм  Янтуган авыл клублары хезмәткәрләре аграрийлар алдында чыгыш ясадылар. Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең социаль челтәрләрендәге кадрлар белән уртаклашты.

Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Буа районыннан мобилизацияләнгән Андрей ял вакытында үзенең сыйныф җитәкчесе Надежда Никонова белән очраша һәм акчаны  үзе укыган Боерган мәктәбендә сыйныфны ремонтлауга тапшыра. Яңа уку елына кабинетта стеналар, идәннәр, парталар буялган, тюль һәм рулон пәрдәләр сатып алынган.

8 августта "Чайка" һәм "БОР" лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе тәмамланды.

Бу чорда "Чайка" лагеренда 210 бала ял итә алган, "Бор" лагеренда 540 бала ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан.
Лагерь-кызыклы җәйге тормыш. Биредә смена дәвамында балалар һәм хезмәткәрләр бердәм күп балалы тату гаилә буларак яшәделәр.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Хәзер Татарстан халкы Дәүләт хезмәтләрендә салым хәбәрләре алу мөмкинлеге ала. Элек мондый мөмкинлек булмаган, һәм салым түләүчеләр дәүләт хезмәтләре порталында салым бурычы турында мәгълүмат кына күрә алганнар. Әмма хәзер, яңа яңарту ярдәмендә, алар шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында салымнар турында хәбәрләр дә ала ала.

Хөрмәтле буалылар һәм шәһәр кунаклары!

«Дельфин» спорткомплексы 2023 елның 10 августыннан 2023 елның 22 августына кадәр бассейн касәсендә суны алыштыру вакыты башлану сәбәпле, «Дельфин» спорткомплексында су агызылачагы турында хәбәр итә.

Бу чорда килүчеләргә керергә рөхсәт ителмәячәк.

Гуманитар ярдәм штабы сугышчылар өчен хуш исле үлән чәйләрен җыя.

Җыюга төрле үләннәр, чәчәкләр һәм киптерелгән җиләкләр кабул ителә: мәтрүшкә, чабыр,  сары мәтрүшкә, бөтнек, роза яфраклары, чага, иван-чәй, киптерелгән алмалар, киптерелгән кара карлыган  һәм кара миләш җиләкләре һәм башкалар.


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз ике кредит алып, мошенникларга 2,5 млн сумга якын акча күчергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International