Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы 2023 елның 7-21 августында 1 сыерга- 2 мең сум, 2 сыерга – 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәккә – 4 мең сум исәбеннән, 500 сумлык ветеринария чараларын уздыруга килешү имзалау шарты белән, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия түләп, яше бер елдан артык савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм кәҗә бәтиләрен тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның гаризаларын кабул итү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, 2023 елның 7-13 август көннәрендә республиканың бөтен территориясендә “Мотоцикл " оператив-профилактик чарасы үткәрелә
2023 елның 6 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: төнлә һәм иртән томан, көндез төньяк-көнбатыш җилнең 16 м/с кадәр көчәюе көтелә.
13.06.2023 елгы 252-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында" 24.11.1996 елгы 132-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертелде, атап әйткәндә:
-туристлык продуктын сату турында шартнамә төзегәндә яклар нигезләгән мөһим үзгәрешләр исемлегенә өстәмә рәвештә гражданны РФ Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру, яисә 2022 елның 24 февраленнән контракт буенча хәрби хезмәткә керү, яисә 2022 елның 24 февраленнән РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзү кертелгән.
Маркетплейсларда Wildberries, OZON, Яндекс.Маркет, СберМегаМаркет һәм башкалар үз товарларын мөстәкыйль хуҗалык субъектлары сата. Мәйданчыклар үзләре дә сатучылар була ала.
Товарның сыйфаты өчен җитештерүче җаваплы. Ләкин Россия законнары буенча сатучыга да үз дәгъваларын белдерергә мөмкин. Һәр сатучы моны белә һәм шуңа күрә ул саткан товарларның сыйфаты буенча кулланучыларның дәгъваларын карарга тиеш (РФ законының 18,19 ст. № 2300-1).
Роспотребнадзор 2017 елдан Россиядә товарларны маркировкалау һәм эзләп табуның бердәм системасы «Честный знак » кертелүен искә төшерә, ул товарларның аерым төрләрен мәҗбүри цифрлы маркировкалауны этаплап кертүне күздә тота, аларның исемлеге РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 28 апрелендәге 791-р номерлы карары белән расланган.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
2023 елның 5 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кичен 15-20 м/с тизлектә җил кыска вакытлы яшен көтелә.
Конкурста рәссамнар, модельер-дизайнерлар, мәдәни-ял итү учреждениеләре остаханәләренең иҗади коллективлары, мода һәм костюм театрлары вәкилләре, урта һәм югары уку йортларының, гомуми белем бирү мәктәпләренең, үзәкләренең иҗади белгечлекләре укучылары һәм педагоглары катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнми. Бер коллектив яки автор конкурста берничә номинациядә катнашырга хокуклы.
2023 елның 7 августында 11.00 сәгатьтә туры эфир узачак.
Сорауларга Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Руслан Садреев җавап бирәчәк
Буа районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2 территорияне төзекләндерү төгәлләнде, хәзерге вакытта 12сендә эш дәвам итә. Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын традицион рәвештә карап чыгу вакытында район башлыгы эшләр тәмамланганнан соң мәйданчыкларны тәртипкә китерүгә игътибар бирергә кушты.