Буада «Батыр» балалар бакчасы бинасы яшьләр үзәге итеп үзгәртеләчәк. Объект августта ачылыр дип планлаштырыла. Район башлыгы Ранис Камартдинов атна саен тикшерү барышында мәйданчыктагы эш барышы белән таныша.
Өр - яңа флешмоб - #буинскийзаряд! Халыкны күпләп спортка тарту идеясе Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновта туды һәм социаль челтәрендә игълан иткәч, аңа кушылучылар да күбәя бара.
« Мин яңадан тимераякка бастым! Чын мәгънәсендә яңа эмоцияләр кичерәм! Әйдәгез, сез дә кушылыгыз! Районда барлык спорт төрләре өчен дә мөмкинлекләр бар, бары тик теләк кенә булсын. Әйе, спорт биналарында шөгыльләнүчеләр күп, нигездә яшьләр. Ә безнең 35 яшьтән узган яшьләребез кайда соң?», - дип язып, яңа акциягә кушылырга чакырды Ранис Камартдинов.
Буада «Кеше приюты» ярдәм пункты ачылуга әзерләнәләр. Монда мохтаҗларга бушлай кайнар ризык бирүне оештырырга уйлыйлар. Павильонда хәйриячеләргә нинди ярдәм кирәклеген белү өчен район башлыгы Ранис Камартдинов булды.
2023 елның 11 февралендә Буада "Әйдә ярдәм итик!" акиясе оештырыла (Буа якташлыгы социаль проекты).
9:00 сәгатьтән Буа район үзәк хастаханәсендә пациентларны Казан шәһәреннән белгечләр кабул итәчәк.
"Россия студент отрядлары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы физик затлары арасында социаль проектлау конкурсын үткәрә. Конкурс 2023 елның 25 гыйнварыннан 3 мартына кадәр уза.
Буа ветеринария техникумы студентлары райондашларга махсус хәрби операция уздыру зонасына 5 буржуй-мич җибәргәннәр. Аларны егетләр үз инициативалары белән ясыйлар. Студентлар белән очрашуны район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә бастырды.
«Демография» м илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге бүлекчәләренең социаль эш буенча белгече «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыруда катнаша.
Социаль хезмәтләрне алучылар өчен «Куркынычсыз интернет» программасы кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләсе белән эшләү белгече, «Киберфанатлар киберскептикларга каршы» темасына профилактик әңгәмә үткәрде.
Буа районы Донецк юнәлешендә якташлар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен илтеп җиткерде.
Өч УАЗ, ВАЗ-2107 автомобиле, азык-төлек, кием-салым, тәм-томнар һәм шәхси посылкалар - барлыгы 9 тонна йөк илттеләр. Әлеге хәбәр белән үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.
4-5 февральдә Казанда «Ишкәкле спорт төрләре үзәге» күпфункцияле комплексы базасында Татарстан Республикасында «ГТО уеннары» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестивале узачак.