ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2022 ел
җомга

Икенче ел Буа шәһәренең "Импульс" спорт комплексында нәфис гимнастика буенча төбәкара ярышлар уза.

Тренерларның да, яшь гимнастларның да хезмәте зур булган спортның матур төре ул нәфис гимнастика. Бүген гимнастлар бик күп матур номерлар күрсәттеләр, аларның күбесе якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан хәрби тематикага багышланган иде.

Ачылу тантанасында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты, «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» Лилия Шәфиева катнашты.

Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде. Бу көннәрдә Гафурова Равия Шакирҗан кызы да юбилей белән котлауларны кабул итте.

Юбилярны 90 яше тулган көне белән котларга Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханбиков килде. Илгиз Фәрид улы аңа Россия Президенты В.В. Путин һәм Буа районы башлыгы исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

Берничә ел дәвамында республиканың күп фатирлы йортлары "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында төзекләндерелә.

Буа районы  программаның актив катнашучысы булып тора. 2021 елда Буа шәһәрендә 10 ишегалды төзекләндерелде, агымдагы елда эш дәвам итә.

Ел саен Бөек Җиңү бзйрәме алдыннан безнең районда яшәүче ветераннарыбызга шәхсән барып, хәлләрен белешеп тору матур традициягә әйләнде. Район җитәкчелеге, депутатлар шәхсән үзләре Бөек Җиңү өчен  ветераннарга рәхмәт белдерәләр һәм нык сәламәтлек телиләр, ә бүген бу бигрәк тә актуаль.

 

Шәһәрдә яшәүче 92 яшьлек тыл ветераны Мария Дмитриенко гомере  хезмәттә узган, ләкин шул ук вакытта авыр тормыш юлы белән горурлана да ала.

-Менә хәзер уйлыйм, ни өчен бераз гына булса да үземне сакламаганмын. Беләм - йөрәгем шундый, мин беркайчан да җиңел эш эзләмәдем. Бүген дә эшсез тора алмыйм, хәтта идәннәрне дә башкаларга юдыртмыйм. Төзелештә ташчы ярдәмчесе булдым, Амур өлкәсендәге вагоннарны бушаттым, - ди Мария Ивановна. Ә төзелештә бер ташчы һәрвакыт әйтә торган була: «Миңа  ярдәмгә Марияне куегыз, ул башкаларның бишесе кадәр бер үзе эшли ала».

Аның кысаларында катнашучылар фатирлар, йортлар, офислар тәрәзәләрен Җиңү көненә багышланган рәсемнәр белән бизиләр.

Бизәлгән тәрәзәләрнең фотоларын социаль челтәрләрдә #ОкнаПобеды хэштегы белән геройларга рәхмәт сүзләре, тематик текстлар белән урнаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә теләге булган һәркем кушыла ала. Чараның төп максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көне бәйрәмен тантаналы каршылау, яшь буынга аның традицияләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, ветераннарны искә алу.

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне - илебез өчен иң мөһим бәйрәм. Шуңа күрә 9 майда яшь буынны патриотик тәрбияләүгә багышлау бик мөһим.

Истәлекле көн алдыннан туган якны өйрәнү музеенда "Йолдызкай"да тәрбияләнүчеләр "Бөек елларның даны тынмас" дигән әдәби-тарихи чара үткәрделәр. Тамашачылар “Кояшкай”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре иде.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Дан ордены тулы кавалеры Зыятдин Арусланов, Ркия Мусина, Хәбибулла Шиһаповның каберләренә чәчәкләр салдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

2022 елның 6 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Буадагы социаль билгеләнештәге объектларга, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм торак фондына карата ягу сезоны 6 майдан тәмамлана. Карарга кул куелды һәм җылылык бирүче оешмаларга һәм предприятиеләргә җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International