ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

        2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

       Бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматны якынча 19 мең кеше алды. Мәгълүмат хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулган көндә җибәрелә.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Буа шәһәренең мөселман һәм православие зиратларында озак еллар чистартылмаган һәм алар куаклык булып үскән, утыртылган агачлар зур булып үскән  һәм җилле һава шартларында аларның авып төшү  куркынычы булганлыктан, җирле үзидарә органнары зиратларны төзекләндерү һәм чистарту турында карар кабул итте.

 

2021 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2022 елның 4 маена кадәр тәкъдим итәргә кирәк. 3-НДФЛ формасын үз исәбе яки КФҮдә салым органына тапшырырга мөмкин. Декларацияне шулай ук Салым түләүченең шәхси кабинетында яки "Декларация" программасы аша да тутырырга мөмкин. Моның өчен Россия ФНСның 15.10.2021 № ЕД-7-11/903 боерыгы белән расланган 3-НДФЛ формасын тутырырга кирәк.

Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә.

Әлеге чара бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында узды. 

 Бакчачылык ширкәтләре вәкилләре белән очрашуда Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин, күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева, Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашты.

 

Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм элек аның турында белмәгән гражданнарга салым органнарына тиешле гариза җибәрергә тәкъдим итә.

Салым ташламаларыннан файдаланучы һәм элек гариза һәм ташламага хокукны раслаучы документлар биргән гражданнарга кабат салым органына ташламага гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.


16
апрель, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адреслар буенча «Ачык ишекләр» узачак: Буа ш.«В» Ефремов ур.; Свердлов ур., 43 й. Максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) «Ачык ишекләр» эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 8(84373) 2-52-59, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Буа районы Афанасьев Михаил Григорьевич белән хушлашты... Ул Украинадагы махсус хәрби операция барышында үз илен һәм халкын яклап, нацист режимы белән көрәшеп һәлак булды.

Кырыс болытлы көн. Әлши авылының тыныч һәм тын урамнарында хәрби оркестр авазлары. Авылда яшәүчеләрнең барысы да диярлек бирегә җыелган, Буадан да килүчеләр күп. Барысы да сугышчы белән саубуллашырга килделәр.

Буа районының бизнес вәкилләре район җитәкчелеге, тышкы чикләүләр басымы шартларында икътисадка ярдәм итү чаралары мәсьәләләре буенча белгечләр белән очрашты.

Эшмәкәрләрне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, тышкы чикләүләр  басымы шартларында күп сораулар туа, бизнесның барлык формаларына ярдәм итү, ярдәм күрсәтү мәсьәләсе кискен тора.

Очрашуга Татарстан Республикасы Гарантия фондын кредитлауның бердәм үзәге башлыгы Илнур Мутыков чакырылды, ул тышкы чикләүләр басымы шартларында икътисадка ярдәм чаралары, банклар тарафыннан ярдәм чаралары турында сөйләде.

Буа шәһәренең Студентлар ТҖҮ һәм Мелиоратор ТҖҮ ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында өченче категориядә 4 нче урынны алдылар.

Бүген Казан Ратушасының Колонналар залында 2021 ел нәтиҗәләре буенча ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс, 2015 елдан башлап, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе ярдәме белән үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International