Яңа Чәчкап авыл җирлегендә яшәүчеләр санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм «Россия суы» акциясе кысаларында елга яр буе полосасын чүп-чардан чистарттылар. Барлыгы60 килограммга якын чүп-чар җыелды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе Татарстан халкын су объектларының яр буе линияләрен чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыра.
"Светофорик" балалар бакчасында татар теле бүлмәсен тәкъдим итү тантанасы узды. Бу шатлыкны уртаклашырга Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Буа башкарма комитеты рәисе урынбасары - Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская катнашты. Балалар кунакларны татар телендә сәламләп каршы алдылар. Татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Сафиуллина Г.Җ. бүгенге көндә бакчада татар теле дәресләренең үзләштерелүе, эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Шуңа мисал итеп балалар татар халкының уеннарын уйнап күрсәттеләр, кунакларны "Аулак өй" кичәсен карарга чакырдылар.
"Батыр" спорт комплексында Буа медицина училищесының һәм Буа ветеринария техникумының профилактика отрядлары һәм "Форпост" отрядлары арасында күп төрле спорт ярышлары узды.
Балалар тартылу, йөгерү, озынлыкка сикерү һәм ятып күтәрүдә көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
3 нче гомумкоманда урынын " ТР Буа шәһәренең 5нче гимназиясе " МББУ профилактика отряды активистлары алды.
31нче аерым гвардия десант-штурм бригадасының разведка батальоны разведчик-пулеметчысы, контракт хезмәтенең гвардия рядовое Михаил Григорьевич Афанасьев Украинада махсус операция барышында һәлак булды.
Михаил 1992 елгы, Буа районының Әлши авылында туа. 2014 елдан Ульяновск шәһәренең хәрби частендә хәрби хезмәт уза.
Җирләү бүген, 15 апрельдә, хәрбинең ватанында - Әлши авылында узачак.
Яшүсмерләрнең коммуникатив компетенцияләрен коррекцияләү һәм үстерү буенча коррекция - үсеш программасы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Шакирова Светлана социаль участокта «Безнең тормышыбызда конфликтлар» дигән темага рольле уен элементлары белән дәрес үткәрде. Чараның максаты: балигъ булмаган балаларга яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуда конфликтлы ситуацияләрне булдырмаска ярдәм итү.
Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә гомуми өлешле милекне рәсмиләштерүне гадиләштерергә, ә бакчачыларның үзләренә дистанцион рәвештә тавыш бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим ителә. Росреестр катнашында эшләнгән тиешле закон проекты РФ Дәүләт Думасында каралуда тора.
Бүген "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында Татарстан Республикасы Президенты Балалар чемпионатының III төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чемпионат Яшь профессионаллар арасында иң дәрәҗәле ярышларның берсе, ул кече яшьтән балаларга киләчәк һөнәрен билгеләргә ярдәм итә. Безнең район әлеге чемпионатның команда зачетында лаеклы 5 урынны алды. Буа шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 11 бала бәйгедә беренче тапкыр катнашты.
Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана «Преодоление» клубы әгъзалары белән космонавтика көненә багышланган «Космос табышмаклары» дигән чара үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда космик киңлек турында күзаллау формалаштыру.
Түләү документларын тутыруда электрон сервис ярдәм итәчәк
Дәүләт пошлинасын түләгәндә түләү документларын тутыру аерым игътибар таләп итә. Түләү документында пошлина белән идарә итүче дәүләт органының реквизитларын, шулай ук КБК һәм түләү турында башка мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.
6 нчы апрельдән 10 нчы апрельгә кадәр Читада терәк – хәрәкәт аппараты зарарланган затларның бадминтон-спорт буенча Россия Кубогының беренче туры узды.
Турнирның призерлары-Павел Куликов (Казан), Олег Донцов (Казан) һәм Илназ Гыйниятуллин (Буа районы).