Чираттагы эшлекле сәфәр кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов объектларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы белән танышты. Аерым алганда, «Арктика» кунакханәсендә булды, анда түбәне алыштыру эше дәвам итә. Алга таба– фасадны яңарту һәм тәрәзәләрне алыштыру планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан спорт объектларын ремонтлау программасы буенча 20 млн. сум бүлеп биреләчәк. Бина эче планы да үзгәрәчәк. Ремонт эшләрен киләсе елга да дәвам итү каралган.
Буа район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар коллективы бәйрәм кәефе өчен район башлыгы Ранис Камартдиновка зур рәхмәт белдерә!
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Күпчелек халык өчен бу бәйрәм ял көне. Әмма сәламәтлек саклау хезмәткәрләре иртә таңнан эштә. Табиблар, шәфкать туташлары, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бу көнне хезмәттә үткәрәчәкләр.
"Без әнкәйнең биш шатлыгы идек". Бу җыр сүзләрен балалары туган көнендә Маһирә апага җырладылар. Буада яшәүче Маһирә Низам кызы Сайрановага 95 яшь тулды. Балалары, якыннары җыелган табын артында аны олы юбилее белән тәбрикләргә Буа муниципаль районы җитәкчелеге дә килде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов, социаль яклау идарәсе белгечләре Россия Президенты котлавын, район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Халык өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде, шулай ук кунаклар коймак белән сыйланды.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр,әбиләр, хатыннар, апалар, сеңелләр!
Хатын-кыз – яшәеш һәм Ватан символы, гасырлар буе гаилә-дәүләт нигезләрен саклаучы. Кайгыртучан куллар һәм ягымлы караш, туган йорт яме, гаиләләрдәге татулык, ачык йөрәк һәм күңел юмартлыгы – боларның барысы да бары Сезгә бәйле. Һәм, әлбәттә, һәр хатын – кыз үзенчәлекле: ул җылы, наз, матурлык һәм мәрхәмәтлелек белән иң катлаулы киртәләрне уза, дөньябызны яхшырак, матуррак итә.
Бүген хатын-кызлар районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәләр. Алар мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә, төзелештә, мәдәният, финанс, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, социаль тәэмин итү өлкәләрендә, социаль учреждениеләрдә хезмәт куялар, балалар үстерәләр, картлар турында кайгырталар, йорт учагы утын сакларга өлгереп, мөһим иҗтимагый эш башкаралар.
"Сезне чын күңелдән Бөек пост башлану белән котлыйм!
Һәрберегез тормышында бәрәкәт, өйләрдә тынычлык һәм иминлек булсын , Бөек пост дәвамында сезнең физик көчегез, рухыгыз һәм ышанычыгыз ныгысын!
Чын күңелдән бәхет, тынычлык телим!"
Хатын-кызларга нәрсә кирәк? Әлбәттә, игътибар! Ә аңа кушып яхшы тәэсирләр, чәчәкләр, бүләкләр, хис-тойгылар... Боларның барысын да бүген район Советы һәм Башкарма комитеты ир-атлары коллективның хатын-кызларына бүләк иттеләр.
Буа-аланның матур аланында яз һәм наз бәйрәме узды. Спорт бәйгеләре, команда ярышлары, лазертаг берәүне дә битараф калдырмады. Беренче карашка, ир-атлар уены хатын-кызларга да бик ошады, һәм нәтиҗә буларак, нәкъ менә алар уенда иң яхшылары булдылар.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез. Иртән һәм көндез бераз кар.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба күчү белән, секундына 5-10 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -17..-19, аязган вакытта -22.
Көндез максималь һава температурасы -6..-8˚.
Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ансамбльнең концерт программасы Буа районы башлыгының хатын-кызлар коллективына бүләге булды. Ранис Рафис улы гүзәл затларны якынлашып килүче 8 Март белән шәхсән котлады, шулай ук дәүләт ансамбленә матур номерлар бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Сәнәгать предприятиеләрендә Россия инженер программа белән тәэмин итү һәм цифрлы платформалар эшләү һәм гамәлгә кертү максатларында төп класслар буенча грантлар формасында ярдәм итү буенча федераль чаралар системасы эшли. Россия мәгълүмати технологияләр үсеше фонды ярдәм операторы булып тора. Фонд тарафыннан проектларны яңа конкурс сайлап алу 2022 елның II-III кварталында игълан ителәчәк. Тулырак мәгълүмат оператор сайтында бирелгән:http://https://рфрит.рф