ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Район халкын һәм кунакларны Иске Яңа ел бәйрәменә чакырабыз!

Быел, 13 гыйнварда, Иске Яңа елны өч мәйданчыкта бәйрәм итәчәкбез:

Үзәк паркта

Яшьләр паркында

шәһәрнең  Шикәр паркында!

Программада:

Яңа ел әкияте

🔘Шәһәрнең үзешчән сәнгать артистларының, авыл коллективларының һәм башкаручыларның, мәгариф учреждениеләренең иң яхшы музыкаль номерлары

🔘күңелле уеннар

🔘сәүдә рәтләре

баллы мамык, кайнар чәй

Программа 18:00 сәгатьтә башлана

Дәүләт Думасы депутаты Буа муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде.

Депутатның районда эшләве «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүдән башланды. Максим Топилинга сораулар белән ике кеше мөрәҗәгать итте. Буа муниципаль районының Адав-Толымбай авыл җирлеге Советы депутаты Фәрит Садриев Буа район мәдәният йортын реконструкцияләүне программага кертергә,ә Әлфия Бурнашева  1 нче төркем инвалид булган оныгы өчен инвалид креслосын алуда ярдәм итүләрен сорады.

 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион  җәлеп итүчәнлеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры-Haier компаниясе.

Шуны да исбатлагыз: нәкъ менә Сезнең район Татарстан территориясендә бөтен дөнья инвесторлары өчен иң кулай район!

Конкурс илебез IT-компанияләре арасында, дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган цифрлы икътисади эшчәнлек өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максаты белән үткәрелә. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның ярдәме күрсәтелде.

«ПРОФ-IT. Инновация» – Электрон дәүләтнең эксперт үзәге, ул инде тугыз ел дәвамында ел саен үткәрелә торган «ПРОФ-IT» Бөтенроссия региональ мәгълүматлаштыру форумын һәм хакимият органнары катнаша торган IT-проектлар конкурсын үткәрә.

Прокурор хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмне - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Быел РФ прокуратурасына 300 ел тула.  Хезмәткәрләрне юбилей белән Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов котлады.

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

11 гыйнварның 18:00 сәгатьтән  12 гыйнварның 18: сәгатенә кадәр уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланмый.

Казан буенча:

Болытлы.

Төнлә бераз кар.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыш 5-10 м/с.

Һаваның минималь температурасы төнлә -13..-15˚.

Көндез максималь температура - 9..-11˚.

Юлларда бозлавык.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

10 гыйнвар көнне Буа шәһәренең Үзәк паркында Чуаш Киштәге, Иске Борындык, Таковарлар, Боерган, Кырык Садак  авыл клублары хезмәткәрләре "Африкача яңа ел" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы оештырдылар.

 Буа муниципаль районының Яшьләр паркында "Район мәдәният йорты" МБУ коллективы кунаклар һәм шәһәр халкы өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Кар кызы, Кыш бабай һәм үзешчән сәнгать артистлары катнашында "Могҗизалы Яңа елга" дигән чара оештырды.

Шикәр заводы паркында балалар һәм шәһәр халкына күңелле кәефне лицей-интернат укучылары бүләк итте. Яңа ел-барлык кешеләрне берләштерә торган  матур вакыт. Ул төп тормыш кыйммәтләре: мәхәббәт, дуслык, аңлау, кайгырту, дөняны ярату, шатлану хисләренә бай. Игелек турында искә төшерә. Бу бәйрәм чын тылсымчы булдыру максаты белән балаларны, ата-аналарны, педагогларны берләштерә

Шәһәрнең Үзәк паркында бәйрәм Яңа ел программасы булды. Буалыларны һәм кунакларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде. Предприятие, оешма җитәкчеләренә территорияләрне иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен бүләкләр тапшырдылар.

Роспотребнадзор искәртеп узганча, COVID-19-бик куркыныч инфекция, ул начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Инфекционистлар һәм эпидемиологлар бердәм: авыруларның алга таба артуын туктатырга һәм эпидемиягә каршы вакцинация гына булышачак диләр. Ул кыска вакыт эчендә үткәрелә һәм вирусны кешедән тапшыру юллары өзелә. Яңа коронавирустан прививкалар ясап, сез үзегезне яклап кына каклмыйча, якыннарыгызга, гаиләгә һәм коллегаларыгызга карата җаваплылык күрсәтәсез, инфекция таралмасын өчен борчыласыз.

Чаңгычы киеме Чаңгы аяк киеме җитәрлек дәрәҗәдә иркен һәм җиңел булырга тиеш. Аякларны җылыда тоту бик мөһим. Көчле суык (-15°С һәм түбәнрәк) булганда ботинкалардагы аяклар кысылырга тиеш түгел: бу нормаль кан әйләнешен боза һәм өшү мөмкинлеген арттыра. Чаңгы узышлары өчен нык эластик табанлы, сандаль рант һәм йомшак өсле ярымботинкалар һәм ботинкалар ясыйлар. Мондый ботинкаларны  чаңгыга беркетү өчен кулланалар.  Чаңгыда йөри башлаучыларга ботинкалар  кулланырга киңәш ителә, ә ярышларда катнашучыларга – ярымботинкалар яхшы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International