ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2021 ел
җомга

"Сетевая компания" - "Буа электр челтәрләре" АҖ филиалы җитәкчесе итеп Сәмигуллин Айрат Тәлгать улы билгеләнде.

Яңа вазыйфада уңышлар телибез!

Йортта яшәүчеләр Ранис Рафис  улына эскәмияләр кую мәсьәләсен яңадан карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук халыкны машина кую урыны  булмау мәсьәләсе дә борчый. Соңгысы эшләнмәдә.

Башлык  Иске Тинчәле һәм Вольнистан авылларында да булды. Агымдагы елда биредә юл полотносына ремонт ясалган. Район башлыгы башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышты, җирлек башлыклары белән аралашты.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Буа медицина училищесында 40лап кеше волонтерлар булып тора. Бу көннәрдә 2нче курсның  волонтер-  студентлары пенсионер Нил Гомәр улы Фәйзетдиновка ярдәмгә бардылар. Нил Гомәр улы Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшли, аннан пенсиягә чыкканчы Буа медицина училищесын җитәкли. Студентлар аңа территорияне һәм бакчаны тәртипкә китерергә булыштылар.

Шулай ук ихтыярый ярдәмчеләр картлар йортына баралар, өлкәннәр белән аралашалар, балаларга, инвалид, ялгыз яшәүче һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәләр. Югалган кешеләрне эзләүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр һәм зур чаралар эшендә булышалар.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 22 октябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Ел саен үткәрелә торган Казан шәһәрендә  "На равных" Халыкара конкурс проектында Буаның 1 нче балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 8 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Булат катнашты.

"Инструменталь осталык" номинациясендә Булат Гран-прига ия булды ( җитәкчеләре Гисматуллин Д.А. һәм Макарова Н.А.), "Хореография" номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды ( җитәкчесе Макарова Н.А.).

Булатка киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Тимер юл югары куркынычлык  зонасы булып тора, шәхси куркынычсызлыкның гади таләпләрен үтәмәү аркасында кешеләр һәлак була. Шуңа күрә тимер юл һәм тимер юл кичүләре янында булган һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, уяу булырга һәм игътибарны юнәлтергә тиеш. 

Октябрь ахырына кадәр физик затларга 2020 елның салым чорында транспорт, җир һәм милек салымын түләү өчен салым белдерүләрен юллау төгәлләнәчәк. Салым белдерүләре салым салына торган транспорт чаралары теркәлгән, шулай ук 2020 елда күчемсез милек объектлары (җир кишәрлекләре, торак урыннары, хуҗалык корылмалары, гаражлар һ.б.) булган физик затларга милек хокукында, җир кишәрлекләре – гомерлек мирас итеп алу хокукында яки даими (сроксыз) файдалану хокукында да җибәрелә.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 15-17 октябрендә Стәрлетамакта (Башкортстан) каратэ буенча EURASIA CUP (Президент грантлары Фонды җиңүчесе) VII Халыкара турниры узды. Турнир кысаларында каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары үтте.

Чарада Россия (32 регион), Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Белоруссия, Кыргызстан һәм Әрмәнстан спортчылары катнашты.

Буа шәһәренең "САПСАН" көрәш сәнгате клубы спортчылары әлеге дәрәҗәле турнирның 7 бүләген яуладылар.

Буа муниципаль районының волонтерлар корпусы КФҮтә халык санын алу стационар пунктында эшли. Волонтерлар халыкка электрон талоннар алу белән булышалар һәм халык санын алу пунктына озаталар.

Хәзерге вакытта КФҮтә 5 волонтер эшли. Һәр көнне, Һичшиксез, балалар өлкән буынга ярдәм итәләр,  җанисәптә сан алу форматының барлык функцияләрен һәм мөмкинлекләрен ачыкларга булышалар.

Казан шәһәренең "Мир" кинотеатрында ТР киноучреждениеләре җитәкчеләре белән республика киңәшмәсе узды. Делегация башлыгында  "Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ башлыгы Ринат Гыймранов иде, шулай ук делегация составына "Мәдәни үсеш үзәге" МБУ директоры Мөдәрис Гайфуллин һәм "Ял  үзәге" МБУ директоры Рузинә Габитова керде. Киңәшмә барышында 9 ай эчендә киноучреждениеләр эшенә йомгак ясалды һәм 4 нче кварталга бурычлар куелды.

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының "Ял  үзәге" МБУ коллективы, директор Рузинә Габитова җитәкчелегендә, "Буа районында Бөтенроссия урам киносы фестивален оештыруга һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен" рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International