Район мәдәният йортында "Пушкин картасы" буенча "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды. Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Үз белемнәрендә ярышырга Буа ветеринария техникумының, медицина училищесының иң актив студентлары һәм Иске Суыксу мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Буа муниципаль районы "Җирлекара үзәк китапханә"муниципаль бюджет учреждениесенең актив укучысы, Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 6"Б" сыйныф укучысы Садыкова Хәят "Талантлар җире" Бөтенроссия конкурсының "Әдәби иҗат" номинациясендә ll - дәрәҗә лауреаты булды.Җитәкчесе Җамалтдинова Резидә Камил Кызы.
Бүген Ранис Камартдинов Буа шәһәрен комиссия белән йөреп чыкты. Район башлыгы объектларда булды, төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне тикшерде.
Шул исәптән күп фатирлы йортларны һәм аларның территорияләрен карады. Некрасов, Б. Хмельницкий һәм башка урамындагы күп фатирлы йортларда булдылыр. Ранис Рафисович төзекләндерү эшләрен тизрәк башкарырга кирәк булган участокларны билгеләде.
"Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында "Демография" милли проекты һәм озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе" программасы буенча өйдә дәресләр уздыралар. Дәресләр мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый торган кешеләр өчен билгеләнгән тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып үткәрелә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге гражданнарны вакцинацияләү мәсьәләләре буенча консультация бирү өчен «Кайнар линия» эше турында хәбәр итә.
«Кайнар линия» телефоны 8(84374) 3-52-89 эш көннәрендә 8.00 дән 16.00 гә кадәр (дүшәмбе-җомга) эшли.
Аны үткәрү барышында Роспотребнадзор белгечләре гражданнарның яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү буенча сорауларына җавап бирәчәкләр.
Агымдагы елда Буа шәһәренең Арефьев урамы буенча 19-нчы номерлы йорт ишегалды танымаслык булып үзгәргән. Яңа юл, тротуар салынды, балалар мәйданчыгы, парковка төзекләндерелде, ял өчен эскәмияләр, чүп савытлары һәм башкалар урнаштырылды. Болар барысы да «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Биредә яшәүчеләр бүген алар агач һәм куаклар утыртуга чыктылар. Кемдер карлыган куаклары, кемдер чия, слива куаклары алып килгән. «Мелиоратор» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мәсхүдә Гыйматдинова үз бакчасыннан берничә үсенте алып кайтты.
Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече «Яхшылык кыл! Акциясен уздырды. Бу өлкәннәребез өчен тагын бер изге һәм файдалы нәрсә, игелеклелек кебек төшенчәнең әһәмиятен арттыру өчен тагын бер менә дигән мөмкинлек.
Бу спектакль беркемне дә битараф калдырмады, үсеп килүче буын өчен искиткеч дәрес булды, аларны үз язмышлары турында уйланырга, бернигә дә карамастан яхшыга ышанырга мәҗбүр итте. Караудан соң балалар фильм турында фикер алышуга актив кушылдылар, тискәре тормыш хәлләрен җиңү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Психолог яшүсмерләргә үз яшьтәшләрендә үз-үзләрен тотышында суицидальлекне булдырмауның мөмкин ысуллары һәм авыр тормыш шартларында аларга эмоциональ ярдәм күрсәтү һәм ярдәм күрсәтүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Мондый чаралар яшүсмерләрдә тормышка уңай карашлар формалаштыруга, шәфкатьлелек, тирә-юньдәгеләрнең проблемаларына битараф булмаулык, хис-тойгылар кебек шәхес сыйфатларын тәрбияләүгә уңай йогынты ясый.
«Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Буа ш., Ленин ур., 52) депутатлар тарафыннан даими рәвештә гражданнарны кабул итү оештырыла. Очрашуларның берсе бүген планлаштырылган иде. Шәхси кабул итү барышында һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.
Планлаштырылган кабул итүләр турында мәгълүмат безнең сайтта урнаштырыла http://buinsk.tatarstan.ru, шулай ук Буа муниципаль районы Инстаграмында @official_buinsk , «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлегенең инстаграмында @buinsk.er.
Исегезгә төшерәбез, кабул итүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына кабул итүгә 3-44-29, 89867108378 телефоннары буенча алдан язылырга мөмкин.
Кәбестәне фермер Айрат Сабирҗанов ике гектарда үстергән. Тиз өлгерешле сортлысының беренче машиналарын җәй көне сатуга җибәрделәр. Хәзер соңгы уңышны җыеп алалар.