Якын арада республика халкының почта тартмаларына салым органнарыннан җыелма салым хәбәрнамәләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым уведомлениеләре электрон рәвештә бушатылган инде. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга үз шәхси кабинетыңны тикшерергә кирәк.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 18 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә тоз лампасы кулланып шәхси дәвалау-профилактик дәрес үткәрде. Чара социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучының психик һәм физик сәламәтлеген саклауга, картаю процессын кисәтүгә юнәлдерелгән.
Буа районы #ураманнысаклыйк акциясендә актив катнашты. Октябрь башыннан яшь агач үсентеләрен шәһәр һәм районның бөтен территориясендә утырта башладылар.
Яшьләр паркы да яшелләндерелде. Бүген биредә яшь кедрлар утыртуга керештеләр.
Начар метеорологик күренешләр көтелми.
«Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән «Тигез мөмкинлекләр дөньясы» дигән темага Халыкара сукырлар көненә багышланган чара уздырганнар. Чараның максаты - яшүсмерләргә шәһәрдә бары тик тоемлауга гына таянып йөрүнең авырлыгын искәртү.
«Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Буа ветеринария техникумы студентлары белән «Тигез мөмкинлекләр дөньясы» дигән темага Халыкара сукырлар көненә багышланган чара уздырганнар. Чараның максаты - яшүсмерләргә шәһәрдә бары тик тоемлауга гына таянып йөрүнең авырлыгын искәртү.
Быел 17 октябрьдә Россиядә беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Биш бала атасы Илмир хәзрәт Хәсәнов нинди үрнәк әти булуын сөйләде.
Буада Үзбәкстанның даими һәм вакытлыча яшәүче гражданнары өчен вакытыннан алда тавыш бирү узды. Үзбәкстанда Президент сайлаулары 24 октябрьдә узачак. Гражданлык бурычын үтәү өчен алар Мәдәни үсеш үзәге бинасына килделәр. Анда аларны Буа районы җитәкчелеге һәм Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре каршы алды. Тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулының беренче секретаре Азизбәк Разаков Буа җирендә вакытыннан алда тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Резедә Мостафина конкурсның зона этабында Татарстан Республикасының 2021 балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе дип танылды.
Сезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Һәм конкурсның киләсе этабында уңышлар телибез.