Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.
Бу акчаны Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясе алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерлары да алачак (фиксацияләнгән түләү исәпкә алынмый).
“Пенсионер алган әлеге акчалата түләү аңа башка төр түләүләр һәм социаль ведомстволар күрсәтә торган социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмый. Бу акчадан суд карарлары һәм башкарма документлар нигезендә тотып калулар башкарылмый. Президент бу акчаларны якланган түләү дип бәяләде”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын искәртү зарур, бер тапкыр бирелүче әлеге акчаны алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итергә кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә, пенсионер пенсия ала торган китерү оешмаларына җибәрелә һәм пенсия ала торган көнне түләнә. 2021 елның сентябрендә 10000 сум акча түләнмәгән очракта акча алдагы айларда күчереләчәк.
Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 1120000 пенсионер алачак.
Ул татарстанлыларга гадиләштерелгән тәртиптә гаражлар һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Гараж амнистиясе»нең гамәлдә булуы 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагыла. Сүз фундаменты һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылмалар бер катлы, торак биналардан башка булырга тиеш. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керә яки аерым торучы капиталь корылмалар була ала. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. «Гараж амнистиясе» астына күп катлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы җир асты гаражлары да эләкми.
КЕМ АЛА?
2022 ЕЛНЫҢ 1 ГЫЙНВАРЫННАН КОММЕРЦИЯ ТАНЫКЛАУЧЫ ҮЗӘКЛӘР ТАРАФЫННАН ЧЫГАРЫЛГАН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗАНЫҢ ГАМӘЛДӘ БУЛУ СРОГЫ ЧЫГА. АНЫ БИРҮ БУЕНЧА ВӘКАЛӘТЛӘР РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ТАНЫКЛАУЧЫ ҮЗӘГЕНДӘ ГЕНӘ КАЛА
Кичә, Республика көнендә, безнең районда иң зур авыл җирлекләренең берсе-Әлши авылында Башкарма комитетның яңа бинасы үз ишекләрен ачты.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы "Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да килгән иде. Объектны ачу тантанасы район башлыгы Ранис Камартдинов һәм авыл халкы катнашында узды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда гына да безнең районда шундый ике бина төзелде һәм өчесендә капиталь ремонт үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә биредә чын-чынлап эшләү, гражданнарны кабул итү һәм төрле чаралар уздыру өчен идеаль шартлар тудырылган.
Шулай ук бу көнне "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Ранис Камартдинов Әлши мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын котладылар һәм аларга кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар тапшырдылар.
Әлши авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасын ачу тантанасы тәмамлангач, Әгъзам Саматович белән Ранис Рафисович халык белән аралаштылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, шулай ук авыл мәдәният йорты базасында эшләүче "Тахарьял" музеенда булдылар.
2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.
Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 30 августына метеорологик хәл фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы +3..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +19..+24˚.
Бүген Буа районының Адав-Толымбай авылында мөфти, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Әхмәр хәзрәткә багышланган мемориаль комплекс ачылды.
Әхмәр бине Юныс Әл-Толымбай (1763-1819) - Идел буенда танылган ишан, Бохарада белем алып, берничә Көнчыгыш телен үзләштереп, Буага кайта, туган авылында мәчет һәм мәдрәсә төзи.
Адав-Толымбай авылында аның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан авыл халкы, битараф булмаган якташлар аның каберенә юл торгыздылар, күмелгән урынны төзекләндерделәр.
Чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр" Халыкара мәдәни үзәге проектын йомгаклау булды.
Хөрмәтле буалылар һәм районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән Республика көне һәм Буа шәһәре көне белән котлыйм.
Республика көне-милләтебезгә, социаль статусыбызга карамастан, барыбызны да берләштерә торган бәйрәм. Дөньяның иң яхшы казанышларын истә тотып, республиканың үз уникаль мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм рухи матурлыгын саклап калуы бик мөһим. Бүген Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында бәхәссез лидер булып тора. Иҗади хезмәт, милләтара, конфессиональара татулык һәм гражданлык татулыгы Татарстан Республикасының иҗтимагый алгарышының нигезе булды, һәм киләчәктә дә һәр татарстанлы өчен яңа иҗади планнар гамәлгә ашырылачагына шик юк.
Һәр шәһәрдә, һәр торак пунктта диярлек яңа социаль-мәдәни объектлар барлыкка килә, инфраструктура яңартыла, кешеләрнең яшәү рәвеше дә үзгәрә. Соңгы 5 елда Буа районында 35 мәгариф учреждениесе, 41 күп фатирлы торак йорт, 10 мәдәният объекты, 11 спорт объекты, 9 сәламәтлек саклау объекты, 49 авыл хуҗалыгы объекты төзелде һәм капиталь ремонтланды. Иҗтимагый киңлекләр программасы буенча Үзәк паркны, Яшьләр паркын, «Мәдәният» скверын, Шикәр заводы паркын реконструкцияләү төгәлләнде. «Чиста су» программасы буенча 129 км суүткәргеч челтәр төзелгән, республика һәм муниципаль юл фондлары акчаларыннан 639,3 млн.сум юл төзелешенә җибәрелгән, 47 км яңа юл төзелгән. Быел безнең район 40 республика программасының 24 программасында катнаша.
Татарстанның көче һәм куәте муниципаль районнар, шәһәрләр, республиканың һәр кешесе казанышларыннан барлыкка килә. Безнең республикада эшли белүче, үз эшенә һәм туган җиренә тугрылыклы, үз-үзләре һәм якыннары өчен яхшы киләчәккә омтылучы хезмәт сөючән, кунакчыл кешеләр яши. Ә уртак бурычлар безне-төрле милләт вәкилләрен, иҗади хезмәткә берләштерә, бу милләтара һәм конфессиональара татулыкны тагын да ныгыта, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасын раслый.
Кадерле якташлар!
Сезнең хезмәтегез, патриотизмыгыз һәм туган ягыгызга мәхәббәт өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Алга таба да шәһәребез, районыбыз, республикабыз чәчәк атсын, ә һәр гаиләнең тормышы шатлык, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән тулсын. Нык сәламәтлек һәм зур бәхет сезгә!
Иске Тинчәле авылында якташыбыз Кыям Алимбәк улы Абрамов хөрмәтенә яңа «Кыям» мәчетен ачу тантанасы булды.
Ул авылдашлары һәм битараф булмаган якташларыбыз акчасына төзелгән. Мәчет Кыям Абрамов исемен юкка гына алмый, «Татар икътисади могҗизасы»ның булачак архитекторы, «Кече республикалар»ның суверенитетын һәм хокукларын киңәйтү өчен көрәшүче 1897 елда нәкъ менә биредә дөньяга килә. Бүген бу искиткеч кеше һәм талантлы җитәкченең республика үсешенә керткән өлеше турында әйтмичә калып булмый. Аның ярдәме белән Татария чәчәк атучы авыл хуҗалыгы төбәгенә генә түгел, ә индустриаль регионга да әверелгән. Мондый якташлар истәлеге яшәргә һәм буыннан-буынга тапшырылырга тиеш.
Бүген, 27 августта Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов килде. Эш сәфәрен Ырынгы мәктәбе базасында мәктәп урманчылыгында булудан башлады, аны Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Ренат Гафиятов, Казан дәүләт аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин озатып йөрде.
Аннары мәртәбәле кунаклар Буа муниципаль районында төрле юнәлешләр буенча төрле яшьтәге балалар өчен өстәмә белем бирүне оештыру белән таныштылар. Алар өчен Яшьләр паркында күргәзмә-презентация оештырылды, шулай ук яңа уку елы башланыр алдыннан кунаклар беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар. Педагогларның традицион август конференциясендә катнаштылар, анда укытучылар һәм тәрбиячеләр узган уку елына йомгак ясадылар һәм яңа сезонга бурычлар билгеләделәр. Конференциянең темасы - "Буа муниципаль районында заманча белем бирү-һәркем өчен мөмкинлекләр". Яңа уку елына өстенлекләр арасында-барлык балалар өчен тигез мөмкинлекләр оештыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү, шулай ук белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру.
Буа районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен урманга экскурсия оештырдылар.
Экскурсиянең максаты - табигатькә сакчыл һәм аңлы караш тәрбияләү, танып белү эшчәнлеген активлаштыру, күзәтү, фикер йөртү, гомумиләштерү һәм нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
Чара башында белгечләр “Урман һәм анда яшәүчеләр” дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. Шулай ук урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр, ә аннары спорт уеннары программасы үткәрделәр.
Саф һавада актив уеннардан соң катнашучылар тукталыш өчен урын сайладылар, анда барысын да пәрәмәч һәм тәмле чәй белән сыйладылар. Тылсымлы табигатьтә булу- фотосессия белән тәмамланды.
Чараны оештыручылар урманда йөрүләр исәнлеккә һәм кәефкә яхшы йогынты ясый, дип саный.