2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрде. Анда шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.
Росреестр гражданнарга ярдәм йөзеннән «гараж амнистиясе» буенча Методик тәкъдимнәр эшләде.
2021 елның 1 сентябреннән «гараж амнистиясе » турындагы Закон үз көченә керә, ул 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә Росреестр әлеге Федераль законны («Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында » № 79-ФЗ) куллану буенча гражданнар өчен методик тәкъдимнәр эшләде.
20 июньдә Медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Район башлыгы исеменнән Буа район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре-Медицина хезмәткәре көне белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов котлады. Ул шулай ук медицина хезмәткәрләренә Ранис Рафисовичтан күчтәнәчләр тапшырды.
Котлаулар белән тортлар да бирү медхезмәткәрләренең бәйрәм көннәрен бизәү өчен матур традициягә әверелде.
Бүген район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев катнашында Буа муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия утырышында коррупция факторларына кагылышлы агымдагы проблемалар турында фикер алыштылар. Көн тәртибендә торак-коммуналь хуҗалыкта, җирдән файдалануда, мәгариф һәм сәламәтлек саклауда, җир кишәрлекләре бирүдә, җир кишәрлекләрен арендага бирүдә һәм сату-алуда, 2021 елның 1 яртыеллыгында күчемсез милек объектларын сату буенча аукционнар үткәрүдә, район гомуми белем бирү учреждениеләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәргәндә коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча эш нәтиҗәләре, «көнкүреш» коррупциясен минимальләштерү , халыкны социаль яклау һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өлкәсендә гражданнар белән хезмәттәшлек итү өлкәсенә, шулай ук муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды.
Буаның мәдәни үсеш үзәгендә Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тантанага районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре чакырылган иде.
Ранис Камартдинов табибларга ныклыклары һәм көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
- Сез безнең район һәм республика халкының сәламәтлеге сагында торасыз. Бу минутларда да күп кешеләрнең гомерләре сездән тора. Көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.
- Һәркайсыбызга эш вакытында югалтулар белән дә очрашырга туры килә. Әмма без нык булырга тиеш. Кызганычка каршы, яңа вирус безнең хезмәттәшләребезне дә арабыздан алды, - дип ассызыклады үз чыгышында Буа район үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов һәм аларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Буа район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәнәри бәйрәмнәре уңаеннан лаеклы бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларны мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар белән котлады.
Бүген, эшкуарларны кабул итү көне кысаларында, район башлыгы Ранис Камартдинов КФХ башлыгы Раил Хисамов белән очрашты. Очрашу барышында терлекләрне урамда йөртү өчен җир кишщрлеге бүлеп бирү мөмкинлеге, шулай ук алга таба үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Раил Заһитович билгеле бер культуралар үстерү белән дә кызыксынды, әмма бу юнәлеш билгеле бер белемнәр таләп итә. Район башлыгы әлеге сорау нечкәлекләренә төшенер өчен белгечләрне киңәш итте, тиз арада сөйләшүләр алып барырга һәм алга таба очрашырга, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлегенең башка юнәлешләрен карарга тәкъдим итте.
Россия мөфтиләр советы каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге өченче Россия вакцинасына «ЭпиВакКорона» «хәләл» сертификатын бирде, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, территориаль үсеш бүлеге вәкилләре, фермерлар Кукмара районының авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре белән очраштылар.
Баланслы азык куллану терлекчелекне үстерергә ярдәм итә,терлек азыгы әзерләү буенча авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтә. Кукмара районы хуҗалыклары бу юнәлештә бай тәҗрибәгә ия.
Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары М. Вахитов исемендәге гимназиянең мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен «билгеләнгән кагыйдәләрдән башка яшәргә мөмкинме?».
Кичә, 2021 елның 15 июнендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Буа муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе эчәргә яраклы суның сыйфатына һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә басымның түбән булуына кагылышлы иде.