ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, Татарстан Республикасының 60 меңгә якын эшләмәүче авыл кешесе озак сроклы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләргә кирәк.

Пенсиягә «авыл»  өстәмәсе 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25 процентын, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итегез, әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булып торса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.

«Язгы боз мәкерле һәм куркыныч!» бу хакта гражданнарга гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искә төшерәләр һәм балаларның ата-аналарына язгы вакытта су янындагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр.

Ата-аналар һәм педагоглар!

Өлкәннәрдән башка балаларны сулык- елгаларга җибәрмәгез, аеруча боз кузгалган чорда. Бу вакыта боз өстенә чыгу куркынычлылыгы турында кисәтегез. Боз өстендә калган очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдаләрен дә аңлатыгыз:

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, РФ Хөкүмәте тарафыннан һөнәрләре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп иткән гражданнар категорияләре өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу тәртибенә үзгәрешләр расланган.

Беренче чиратта, бу-мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Элек аларның стажына эштә булу вакыты гына исәпләнгән иде.

2021 елның 17-30 мартында Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң күләмле чара уза. 2021 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт бала һәлак булган һәм 63 кеше җәрәхәт алган. Дәүләт автоинспекциясе пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту аеруча борчу тудыра. Агымдагы елда шундый 34 һәлакәт булган, аларда дүрт бала һәлак булган һәм 34е имгәнгән. Мәсәлән, 2021 елның 24 гыйнварында Тукай районында Дэу Нексия автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм юлның  каршы полосасына чыга һәм Лада Гранта автомобиле белән бәрелешә. Юл транспорт һәләкәте  нәтиҗәсендә Лада Гранта автомобиле пассажиры, 4 айлык бала алган травмалардан хастаханәдә үлгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында бала әнисенең кулында булган.

«Киләчәк турында кайгырту» программасы кысаларында Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагоглары Буа ветеринария техникумында укучы кызлар белән төркем дәресе үткәрделәр. Дәреснең максаты - кешенең җәмгыять өчен булган эшләрдә әһәмиятен күрсәтү.

Дәрес кысаларында кызларга кешеләрне ничек аңларга, кешеләр белән хезмәттәшлекне ничек җайларга кирәклеге аңлатылды. Яшүсмерләр лекция тыңладылар, биремне үтәделәр, ә чара ахырында «Кеше үзен нәрсәгә багышларга мөмкин?» темасына дискуссиядә катнаштылар.

Социаль педагоглар фикеренчә, әлеге программа адекват тормыш ориентирларын һәм үз-үзеңне тотыш реакцияләрен алуда, үзбәя һәм социаль активлыкны күтәрүдә ярдәм итәргә мөмкин.

19 нчы марттан 21 нче мартка кадәр Казан яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы дөньякүләм һәм Россия галимнәрен җәлеп итү үзәге булачак, алар «Яшьләр глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм төбәк тәҗрибәсе»  халыкара конгресста  чыгыш ясаячаклар.

Конгресста катнашу өчен Россия Федерациясенең 41 регионыннан 350 дән артык гариза бирелгән иде. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 200 кеше, шул исәптән Россия һәм чит ил галимнәре, тикшеренүчеләр, укытучылар, студентлар, фәнни кызыксынулар өлкәсе яшьләр һәм яшьләр сәясәте өлкәсенә карый, яшьләр эшләре органнары, яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар вәкилләре катнашачак.

Конгрессның төп бурычы-дәүләт яшьләр сәясәтенең яңа конфигурациясен, яшьләр сәясәте өлкәсендәге киң колачлы үзгәрешләр контекстында яңа шартларга һәм яңа мөмкинлекләргә туры килерлек институциональ үзгәрешләрне формалаштыру.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүгеннән Буа-Ульяновск-Буа автобус маршруты яңартылды!

Көн саен шәһәрнең үзәк вокзалыннан ике рейс маршрутка чыга.

Буадан беренче рейс иртәнге  5:30 Буа ➡️ Үзәк вокзал➡️ Җиңү паркы➡️ Тимер юл вокзалы. Атобус киредән Буага 8:45тә (мәскәү вакыты белән);

 Шул ук маршрут буенча икенче рейс  11:30 сәгатьтә, Буага  рейс –  14:45тә (мәскәү вакыты белән).

Маска кию  режимын үтәү буенча таләпләр саклана.

Матур теләкле котлауларны бүген Нәбиулла Гыйльметдин улы Ибәтуллов юбилее  уңаеннан кабул итте. Ул 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Россия президенты Владимир Путиннан котлау һәм район җитәкчелегеннән бүләкләр алды. Нәбиулла Гыйльметдин улы Буа районы Ташкичү авылында туган. Лаеклы ялга «Заря» колхозыннан киткән. Бүген, юбилей көнендә, аны туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов, авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Ранил Вәлиев, социаль яклау идарәсе вәкиле, әлбәттә, балалары һәм туганнары котлады. Һәм без дә  Нәбиулла Гыйльметдин улын  юбилее белән тәбрикләп, нык сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез!

Бүген, 18 март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Буа шәһәренең 2 нче лицей  укучылары өчен товарлар төргәкләү һәм маркировкалау  буенча тематик лекция оештырылды. Спикерлар  булып, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге һәм Буа районының «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы вәкилләре чыгыш ясады, алар балаларга товарларны төргәкләү таләпләре турында сөйләделәр, сатып алына торган продукциянең сыйфатын һәм дөреслеген ничек тикшерергә кирәклеген "Честный знак" кушымтасы аша күрсәттеләр.

2021 елның 12 мартында «Татагролизинг» АҖ һәм «Росагролизинг» АҖ арасында «Татагролизинг» АҖ аша сублизинг схемасы буенча 500 млн. сумлык авыл хуҗалыгы техникасын кайтару буенча моңарчы күрелмәгән килешүгә ирешелде.

Шуның аркасында «Татагролизинг» АҖенә мөрәҗәгать итеп, безнең республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең «Росагролизинг» АҖендә тәкъдим ителгән, ташламалы шартларда авыл хуҗалыгы техникасының һәм Россия җитештерүе автомобильләренең тулы ассортиментын сатып алу өчен уникаль мөмкинлек туа, «Татагролизинг» АҖенә мөрәҗәгать итеп.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International