ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Россиядә 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу - үз иленең иреген, мәнфәгатьләрен һәм бәйсезлеген яклау, гражданнарның тынычлыгын саклауда намусы хезмәт иткән батыр һәм кыю  кешеләр көне. Бу датаны бәйрәм итү алдыннан Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Залда хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, ветераннар, шулай ук хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Сәләмләү  һәм котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев мөрәҗәгать итте. Ул хәрби хезмәткәрләргә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм тынычлык теләде. Шулай ук бу истәлекле көнне 10 гаилә үзләренең туганнары һәм аларның күмелгән урыннары турында хәбәр алды. Район хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин да буалылар һәрвакыт үз гражданлык бурычларын лаеклы үтәделәр, дип билгеләп үтте. Кичә кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Ватанны саклаучыларны сәхнәдән шәһәрнең иң яхшы музыкаль һәм бию коллективлары, солистлары котлады.

2021 ел башыннан Татарстан Росреестры дәүләт программалары буенча 900-дән артык ипотека теркәгән инде

Татарстанда элеккечә үк республика халкының ташламалы ипотека кредиты программасы белән кызыксынуы күзәтелә. Татарстан Росреестры тарафыннан 2021 ел башыннан 746 ташламалы ипотека теркәлгән. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта – 2020 елның апреленнән хәзерге вакытка кадәр-барлыгы 7 444 ташламалы ипотека теркәлгән. Аларның саны буенча Казан (5342) һәм Яр Чаллы (1376) лидер булып тора. Алга таба Яшел Үзән  районы (209), Әлмәт (202) һәм Лаеш (95) бара. Хөкүмәт тарафыннан расланган ташламалы ипотеканы елына 6,5 % белән 2021 елның 1 июленә кадәр алып булачак.

Шулай ук авыл ипотекасына да ихтыяҗ зур, ул авыл территорияләрендә җир кишәрлеге , беренчел һәм икенчел торак сатып алуга еллык 3% ставкасы буенча кредит бирү шартларын күздә тота. Узган ел Татарстанда 162 шундый ипотека теркәлгән, аның гамәлдә булган чорында – 1370. Шунысы игътибарга лаек, татарстанлылар ешрак авыл җирендә әзер торакны һәм беренчел торакны сатып ала. Әйтик, Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу килешүләре нигезендә 1244 хокук һәм өлешләп төзүдә катнашуның 143 генә килешүе теркәлгән. Республикада яшәүчеләр арасында иң кирәкле районнар – Биектау (134), Арча (119) һәм Тәтеш (85) .


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

18 февраль көнне Үзәк китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Л.Н. Садретдинова, Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе башлыгы Р.Г. Җәләлов, Буа район үзәк хастаханәсе  баш табибы Р.Ә.Сәмерханов , мәдәният идарәсе башлыгы Р.Җ. Гыймранов , "Түгәрәк уен" журналының баш мөхәррире  Р.А.Исмәгыйлова, "ШАЯН ТВ" балалар каналы, "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 2 нче лицей укучылары катнашты.

 

Буада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның гражданнарны дистанцион кабул итүе узачак. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы 2021 елның 2 мартында читтән торып гражданнарны кабул итә. Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-44-29, (986) 710-83-78

 

Пилмән рус ризыгы дип кабул ителә. Әйе, Себер салкыннары пилмәнне саклау өчен иң уңайлы һава торышы, шулай ук пилмән белән бәйле гореф-гадәтләрнең күбесе тумышы белән Россиядән. Тик бу легендар ризыкның килеп чыгышы өчен финнар, кытайлар һәм хәтта чилилылар көрәшә. Итальяннар да үз ватаннарында равиоли дип аталучы ризыкны язарга каршы түгел. Кыскасы, пилмәннең килеп чыгуы турында бәхәсләшергә була, әмма пилмән ярату  теләсә нинди бәхәсләрне хәл итә.

  Безнең шәһәрдә дә пилмәннәрне бик яраталар, сатып та алалар, үзләре дә ясыйлар. Кемнәрдер гаиләдә ясаса, кемнәрдер зур масштабта камырлы ризыкны  ясый. Буалылар «өйдә ясалган пилмәннәрне» ярата. Шәһәрдә сыйфатның барлык таләпләренә җавап бирүче, сертификацияле  пилмәннәрне Гүзәл  Җамалетдинова и Ләлә Шәрәфутдинова ясый. 2020 елда аларның продукциясе югары бүләк –ТАССРның 100 еллыгы  ел эмблемасын куллану хокукы алды. Гүзәл  Җамалетдиновада 4 кеше «пилмән бөгә», алар көненә 30-35 кг пилмән ясый. Аннары алар 500 граммлы савытларга тутырылып, кибетләргә сатуга чыгарыла. "Еш кына күрше шәһәрләрдән килгән кунаклар билгеле бер көнгә заказ калдыралар, аннан кайтып алалар,» - ди Гүзәл. 15-20 кг пилмәнне көн саен Ләлә Шәрәфетдиновада да ясыйлар. «Бездә 1 кеше эшли, кирәк булса, аңа башка кызлар да булыша, әмма, нигездә, көч җитәрлек. Хәләл продукция. Без бернинди өстәмәләр дә кулланмыйбыз, барысы да табигый продуктлардан», - дип сөйләде безгә эшмәкәр. Җитештерүнең беренче көннәреннән үк Буа пилмәннәрен күрше төбәкләрдә дә рәхәтләнеп ашыйлар. Аларга Ульяновск өлкәсендә һәм Чуваш Республикасында ихтыяҗ зур.

Ел башында традиция буенча узган елга нәтиҗәләр ясала. Көн саен предприятие һәм оешма җитәкчеләре башкарылган эшләр турында хисап тота һәм агымдагы елга бурычлар куя. Чираттагы очрашу “Буа элеваторы” ААҖендә район башлыгы Ранис Камартдинов катнашында узды. Җыелыш башланыр алдыннан Ранис Рафисович элеватор җитәкчесе Газинур Хәкимов белән берлектә предприятиенең лабораториясен һәм территориясен карады. Җыелыш тантаналы бүләкләү белән башланып китте. Агросәнәгать тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен өлкән мастер Марина Ивановна Кузьминага "Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Аннары предприятие җитәкчесе Газинур Хәкимов ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Узган ел предприятие хуҗалыклардан 95 мең тонна ашлык кабул иткән, кыйммәтле җиһазлар сатып алган. Элеватор бүгенге көндә  тотрыклы эшлүче предприятие. Агымдагы елда да  җиһазларны яңарту эшен дәвам итү планлаштырыла.

Очрашуда  район башлыгы Ранис Рафис улы Буа районы буенча 2020 ел нәтиҗәләре белән таныштырды. «Финанс мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, алга таба да халык өчен уңайлы шартлар тудыру буенча зур планнар булганда, без бөтен мөмкинлекләрне файдаланабыз, республика программаларында һәм конкурсларында катнашабыз. Без бер урында гына тормыйбыз, эшләнгән эшләр күренә. Шикәр заводы паркы, юл катламы, тротуарлар яңартылды, авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы ярдәмендә безнең авылларда 74 яңа объект барлыкка килде. Сезнең ярдәм белән без, башкарылган эшләрдә тукталмыйча, тагын да зуррак уңышларга омтылачакбыз»- диде ул үз чыгышында.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов узган елда шәһәрдә башкарылган эшләр турында сөйләде. Соңыннан элеватор хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Буа районы хуҗалыкларының терлекләрне  ясалма орлыкландыручылары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, селекция-нәсел хезмәте башлыгы белән берлектә «Элита» нәсел предприятиесе базасында укулар уза. «Элита» баш нәсел предприятиесе - Россиянең нәсел үгезләр орлыкларын җитештерү һәм сату буенча иң эре предприятиеләренең берсе.

Әйтергә кирәк, безнең район әлеге предприятиедән 80% материал сатып ала. Укыту программасы бик бай. Катнашучылар җитештерүче үгезләр материалларын карадылар, аның җитештерелүе һәм төргәкләү белән таныштылар. Шулай ук сөт лабораториясен дә карадылар. Уку-укыту программасында катнашучылар «Элита» белгечләреннән күп кенә теоретик һәм гамәли мәгълүмат алдылар, махсус стендта ректаль карау нечкәлекләрен өйрәнделәр.

«Ит һәм сөт җитештерү орлыкландырудан башлануын аңларга кирәк», - дип билгеләп үтте белгечләр.

 

Татарстан территориясендә сәнәгать куркынычсызлыгына, шул исәптән газ эшкәртү сәнәгатенә аерым игътибар бирелә.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов Константиновка магистраль газүткәргечләр линия-җитештерү идарәсе башлыгы Марат Ахунов белән очрашты. Очрашу барышында магистраль торбаүткәргечләрдән рөхсәт ителгән минималь араны саклау турында фикер алыштылар.

Беренче булып яз якынлашуын космик элемтә иярченнәре сизә. Җир Кояш тирәли әйләнеш ясап, Кояшка төньяк ярымшары белән әйләнә.   Бу вакытта язгы кояш интерференциясе җитә бу мизгелләрдә  Кояш элемтә спутникларының нәкъ артында була.

Кояш -  без күрә алган ут чыганагы  гына түгел, ә радиодулкыннарның да көчле чыганагы. Кояш активлыгы телесигналларны өзәчәк.  Кояшның элемтә спутнигы һәм җирдәге кабул итү станциясе белән турыдан-туры линиядә урнашуы берничә минут дәвам итә.

Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылар, мөгаен, сурәтләрдә үзгәрешләрне сизәчәкләр. Бу вакытта кыска вакытлы пиксельләргә таралу, сурәтләрнең тулысы белән югалуы, “катып калуы”  булырга мөмкин. Бу озакка түгел, берничә секундтан 10 минутка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасында интерференция башлану һәм тәмамлау вакыты-21.02.2021 - 15.03.2021 ел 12: 02 сәгатьтән 13: 05 сәгатьтә Һәр торак пунктта теле - һәм радиопрограммаларны трансляцияләү мөмкин булган өзеклекләр графигы РТРС сайтында «телерадиоканалларны вакытлыча өзү» бүлегендә басыла .https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/  https://online.rtrn.ru/-.

Җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү, ызан планын төзү яки аны алга таба сату, бүләк итү яки мирас итеп тапшыру өчен документлар рәсмиләштерү кебек җир мәсьәләләрен хәл иткәндә кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Күпләрдә грамоталы белгечне ничек дөрес сайларга дигән сорау туа.

Нәкъ менә шушы максатлар өчен Татарстан Росреестры тарафыннан 2017 елдан кадастр инженерлары рейтингы алып барыла, ул күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфаты һәм кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин: «Чыннан да, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг ышанычлы кадастр инженерын сайлауда ярдәм итә. Белгечнең никадәр грамоталы булачагына соңыннан кадастр исәбенә кую һәм хокукны алга таба теркәү турында уңай карар яки, киресенчә, туктату яки хәтта кире кагу турында карар бәйле булачак. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакыт югалтуга һәм матди зыянга китерә». 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International