Казанда узган Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында якташыбыз Павел Тимряков ике тапкыр пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Ярышларның беренче көнендә, 19 декабрьдә, ул 400 метр дистанциядә иң яхшысы булды. Павел Дмитрий Мостяков җитәкчелегендә шөгыльләнә. Икесе дә Ырыңгы авылыннан.
Җиңел атлетны котлыйбыз һәм алдагы стартларда уңышлар телибез.
Буа районы балалар хәрәкәтенең 40 активисты 20 декабрьдә Казан циркында булып кайттылар. Мондый искиткеч, яңа ел бүләгенә балалар укуда һәм шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында үзләренең уңышлары белән лаек булдылар. Циркка юлламаларны һәм балаларга якты хис-тойгыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов бүләк итте.
Сәяхәт укучыларның барлык өметләрен аклады! Аларга яңа ел җәнлекләр циркы бик ошады. Алар сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр алдылар. Балаларны шатландырыгыз, бүләкләр тапшырыгыз, шул чакта дөнья тагын да матуррак һәм бәхетлерәк булачак!
Кешегә кышкы чорда тышкы мохитнең тискәре факторларына йогынтысы шундый:
• түбән температура, аның урам һәм бина арасындагы үзгәрүчәнлеге,
• бинадан тышта салкын һава һәм җил, ә бина эчендә коры һава,
• көн кыскалыгына бәйле кояш дефициты,
• рационның балансында яңа җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр җитмәве иммун системасының какшавына китерә.
Кышкы чорда туклануда гади киңәшләрне тотарга тәкъдим итәбез:
2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектын үткәрә. Проектның максаты - яшь лидерларны сайлап алу, укыту һәм алып бару системасын формалаштыру, яшьләрнең төрле дәрәҗәдәге социаль әһәмиятле чараларда һәм программаларда катнашуын активлаштыру, яшь кадрларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын үстерү һәм аларны төрле иҗтимагый өлкәләрдә алга этәрү.
Шушы көннәрдә «Мир» кинотеатрында ТР ДБУК «Татаркино»ның йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы киноучреждениеләренең 2020 елдагы эшенә йомгак ясалды. Чарада буалылар - "Буа муниципаль районы мәдәният Идарәсе" МКУ начальнигы Р.Ж. Гыймранов һәм «Ял үзәге» МБУ директоры Р. А. Габитова катнашты. Буа районының кино өлкәсендәге эше лаеклы бәяләнде. 6 номинациянең икесендә «Ял үзәге» МБУ беренче урыннарны алды.
"Форпост" үзәге активистлары Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Сак булыгыз, мошенниклар!» гражданнарга мобиль элемтә һәм интернет-ресурслар аша мошенниклык фактлары, шулай ук банк карталарыннан урлаулар турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән чаралар уздырдылар.
Чара кысаларында шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кагыйдәләре, мошенниклык очракларының киң таралган схемалары һәм алардан саклау ысуллары турында мәгълүмати буклетлар чыгарылды һәм буалыларга таратылды.
Икмәк пешерү предприятиеләренә продукция җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсациялиләр. Мондый компенсацияләрне түләү кагыйдәләрен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслады.
Саклау вакыты кыска булган (биш тәүлеккә кадәр) бер тонна икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре өчен түләүне каплау күләме 2 мең сум була. Компенсация алган оешма үз продукциясенә бәяләрне бертктеп куярга тиеш.
Тәүлегенә 15 тоннага якын икмәк пешерүче зур булмаган предприятиеләр өчен ярдәм күләме бер айга якынча 1 млн сум тәшкил итә, эре предприятиеләр өчен (тәүлегенә 60 тонна продукциядән артык) – 3,6 млн сумнан артык. Акчалар аларны алучыларга Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм төбәк хакимиятләре арасындагы килешүләр нигезендә җиткереләчәк.
Президент Указы нигезендә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләүне мәҗбүри рәвештә күчерәчәк, ул гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итәчәк.
Яңа түләүне 2020 елның 17 декабренә әле 8 яшь тулмаган барлык гаиләләр алачак.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатькә кадәр.
У Р А М Н А Р
2. К. Либкнехт, Зөя урамнары
4. К. Маркс, Ленин урамы
5. Энгельс урамы
6. Кызыл Армия, Төньяк Коммуна, Кыр өсте урамы, Тау өсте тыкрыгы, Тынычлык урамы
7. Кече Яр буе урамы, Кече Яр буе тыкрыгы, Кырым, Казан урамнары
8. Маяковский, М.Җәлил урамы
9. Чапаев, Щорс, Матросов урамнары
11. Гарнизов, З. Богданова, Карташов, Б.Урманче, Энергетиклар, Свердлов урамнары
12. Комаров урамы
13. Тимер юл, 2 нче Тимер юл урамнары
14. Яшел, Республика урамнары
15. Ямашев, Горький урамы
16. Зөя, Самочкин, Сафин, Ивашев, Сәйдәшев, Ульянов, Р.Шәрәфетдинов урамнары, Егоров тыкрыгы
18. Жорес урамы, Репин тыкрыгы
19. Космовский, Завод урамнары (пос. Васильевка)
20. Вахитов, Ш.Абдрахманов урамнары
21. Ефремов, Газ урамнары
22. Р.Люксембург, Якты, Болын урамнары
23. Колхоз, Беренче Май, Пионер, Пушкин, Сторожев урамнары
25. Бебель, Казанкин урамнары
26. Комаров урамы
Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында хәбәр итте.
Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2020-2025 елларга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче елы ахырына якынлаша һәм аны гамәлгә ашыруга инде нәтиҗә ясарга мөмкин.