Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Үз товарларын һәм продуктларын Арча, Кукмара, Балтач, Буа районнары һәм башка районнар фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алып килгән иде. Барлык продукция дә ветеринария хезмәтләре тикшерүен узган.
Сатып алучылар, ярминкәләрнең җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясен сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә концерт программасы һәм һәр сатып алучыга карата ихлас һәм игътибарлы мөнәсәбәт белән чын бәйрәм булуын да билгеләп үттеләр.
2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты бүген беренче укылышта кабул ителде. ТР Дәүләт Советының 16 нчы утырышында күпчелек депутатлар мондый карарны хуплады.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, киләсе елда табышка салым 77 млрд.сум күләмендә бәяләнә. ТР берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 81,5 млрд.сум, ТР бюджетына 57,2 млрд. сум күләмендә булыр дип көтелә. 26 млрд.сум оешмалар милкенә салымнан килер дип көтелә.
Финанс министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган керемнәре — 16,8 млрд.сум, ТР бюджеты-12,6 млрд. сум күләмендә планлаштырылган. 2021 елга Татарстан бюджеты проектында федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр 40,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә Бухгалтерия исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.
Вебинар барышында Казан дәүләт аграр универстеты икътисад институты бухгалтерлык исәбе һәм аудиты кафедрасы доценты Альберт Исхаков ни өчен кооперативларда бухгалтерлык һәм идарә итү исәбен дөрес алып бару мөһим;
- исәпкә алу өчен нинди инструментлар бар;
- ул компания үсешенә ничек ярдәм итә.
Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы һәм «Идел буе» үзкөйләнешле оешма Кадастр инженерлары Ассоциациясе вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды. Аны үткәрү максаты – дәүләт органнары һәм кадастр инженерлары арасында хезмәттәшлекне оптимальләштерү, кадастр эшләрен башкаручылар тарафыннан рөхсәт ителгән типик хаталарны анализлау.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2020 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын алып бару буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасының яңа мәгълүмат системасына күчте. Әлеге күчеш дәүләт теркәүчеләре генә түгел, кадастр инженерлары эшендә үзгәртеп коруга да йогынты ясый, алар күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары буларак, күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны теркәүгә кую өчен кирәкле документлар-нигезләрне (техник яки ызанлау планын, тикшерү актын) әзерлиләр.
Татарстан Росреестрында узган эшлекле киңәшмә барышында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын алып бару буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасына күчкәннән соң, кадастр инженерлары тарафыннан документлар әзерләү һәм тапшыру үзенчәлекләре каралды, шулай ук типик хаталар һәм конкрет проблемалы ситуацияләр буенча аңлатмалар бирелде.
Яңа чынбарлыкта алар кадастр инженерларына үз эшләрен оптимальләштерергә һәм яңа системага - Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын алып бару буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасына тизрәк җайлашырга ярдәм итәчәк.
Һичшиксез, автозапчасть сатып алганда, кулланучы билгеле бер максатка ирешүгә өметләнә - аны машинаны төзекләндерүдә яки өстәмә җиһазлар сыйфатында кулланырга, бәлки аның ярдәмендә машинаның нинди дә булса техник характеристикаларын яхшыртырга тели. Ләкин сатып алынган автозапчасть автомобильгә туры килмәскә дә мөмкин.
Мондый хәлләрдән чыгу кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда каралган, әмма күп кенә мондый ситуацияләрне, сатып алганчы ук, кулланучылар хокукларыннан дөрес файдаланган очракта, булдырмый калу мөмкинлеге бар. Сүз кулланучының җитештерүче (сатучы) һәм товарлар турында мәгълүматка хокуклары турында бара
Татарстанлылар 8 (800) 200-34-11 кайнар линия номерына шалтыратып, кирәк әйберне алып килеп бирүгә заявка калдыра ала.
Татарстанда өлкән кешеләргә азык-төлекне түләүсез китерү буенча «Без бергә» дигән ярдәм күрсәтү Гомумроссия акциясе яңартылды. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына акциянең волонтерлык штабы җитәкчесе һәм «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сөйләде.
«Гаризаларны барысыннан да кабул итәргә тырышабыз, әмма басым — әлбәттә, риск төркемендә булган кешеләр: өлкәннәр, аз хәрәкәтләнүче кешеләр, ялгызлары булган хроник авырулар белән кешеләр», — дип аңлатты Анна Макарова.
Волонтерлар туклану продуктлары, беренче чиратта кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итәләр. Татарстанлылар гаризаны 8 (800) 200-34-11 кайнар линия номерына шалтыратып калдыра ала. Өч көн дәвамында гариза штабка керә. Волонтер-медиклар гариза бирүче белән элемтәгә керәләр, аңа ниләр кирәклеген ачыклыйлар.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турында
БЕЛДЕРҮ
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы) күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасының сәнәгать җирләрен һәм башка махсус билгеләнешендәге җирләрне дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре расланды
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана капиталы турында нәрсә белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итү вариантын ничек сайларга? Пенсия алу турында гаризаны ничек бирергә? Барлык сорауларга җавапларны сез "Пенсия фонды WhatsApp"та таба аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге Пенсия мәсьәләләрендә шәхси ярдәмче булдырды. Бот белән эшли башлау бик гади: үз контактларыңа 8-960-088-30-74 телефон номерын өстәргә, шуннан соң WhatsApp кушымтасы аша теләсә нинди хәбәр җыеп җибәрергә ( мәсәлән, “сәләм”).
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә салым салу системасы бердәм керемгә (ЕНВД) салым режимы 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланылмый.
Бердәм салым режимын кулланган оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:
· гадиләштерелгән салым салу системасына;
· үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15 хезмәткәрдән артык булмаган хезмәткәрне җәлеп итүче индивидуаль эшкуарлар салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;
· ялланып эшләүчеләр булмаган индивидуаль эшкуарлар салым куллануга һөнәри керемгә күчәргә мөмкин.
Оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар күрсәтелгән режимнарны кулланганда өстәлгән бәягә салым, оешмалар (физик затлар) мөлкәтенә салымнар түләүдән азат ителә.
Салым салуның гамәлдәге режимнары турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган (www.nalog.ru)
Бердәм контакт-үзәк телефоны: 8 800-222-22-22
Бу бөтен ил буенча Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын алып бару буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү гадиләштереләчәк, милекне рәсмиләштерү вакыты, кадастр исәбенә алу һәм башка хезмәтләр тизрәк күрсәтелә башлаячак. Моннан тыш, бөтен ил буенча күчемсез милек белән алыш-бирешләр өчен онлайн режимда ЕГРН дан мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче сервис эшли башлаячак. Бу илнең барлык субъектларында күчемсез милекне исәпкә алуның яңа мәгълүмати системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.