Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин сүзләренә караганда, фермер хуҗалыгында барлык кош-кортлар юкка чыгарылачак.
Бу 1200дән артык каз һәм 120гә якын үрдәк. Соңгыларын фермер 27 сентябрьдә сатып алган. Ветеринария документлары булмаган. Казларны июнь аеннан бирле үстергәннәр. Башта үрдәкләр, аннан казлар авырый башлаган. Авыру лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә билгеләнгән. Хәзерге вакытта хуҗалыкта кош гриппы авыруы таралуга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Йорт кошлары гына түгел, терлек азыгы, хуҗалык инвентаре, агач эшләнмәләре дә юк ителәчәк. Биналарда дезинфекция үткәрәчәкләр. Киләсе ел дәвамында фермада кош-корт тоту тыела.
Традицион спорт бәйрәме бу шимбәдә Наратлыкта ( Сосновый бор) узачак. Йөгерү буенча ярышлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру максатыннан үткәрелә.
"Татарстан кроссы-2020" ярышларында катнашырга рөхсәт ителә:
- гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары:
- шәһәрнекеләр – 30 кеше һәм аннан да күбрәк (номер урынына мәктәп исеме);
- авыл җирлекләре – 10 кеше һәм аннан да күбрәк (номер урынына мәктәп исеме);
- урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары-30 кеше һәм аннан да күбрәк (номер урынына урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары исеме);
Татарстанда ике яңа экокластер барлыкка килергә мөмкин: алар буенча Бөтенроссия тавыш бирү башланды.
30 сентябрьдә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен халык тавыш бирүе башланды. ТОП-36га Татарстанның берьюлы ике проекты – «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез – Татарстан диңгезе» кластерлары керде. Хәзер соңгы этап-10 җиңүче өчен тавыш бирү бара. Татарстан проектларына https://priroda кlife/geography/ сайтның «География» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халык тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк.
Узган юлы татарстанлылар тавышлары аркасында республика проектлары иң яхшыларның беренче унлыгына гына эләкмәде, ә төбәкләр ярышында һичшиксез беренче урынны алды. «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез – Татарстан диңгезе» кластерлары 74 мең тавыш җыйды. Хәзер мондый ярдәм тагын кирәк! Республикада экотуризмның киләчәге хәзер үк хәл ителә.
Буаның "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр батарейкаларның әйләнә-тирәлеккә йогынтысын өйрәнделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре-Залалова Н. В., Грошева С. В. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Кечкенә батарейкадан зур бәла-" дигән танып-белү экологик дәрес үткәрделәр. Ул экологик грамоталылыкны арттыруга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән иде. Балалар батарейкаларны чүп чиләгенә ташларга ярамаганлык турында белделәр. Аларга, көнкүреш чүп-чарына эләккәннән соң файдаланылган ток чыганакларының, куркыныч хәлләргә китерергә мөмкинлеген аңлаттылар. Балалар Фиксикларның “ батарейки” исемле мультфильмын караганнан соң фикер алыштылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата-аналар һәм балалар бакчасы коллективы көче белән җыелган батарейкалар экологларга киләчәктә утильләштерү өчен тапшырылды. Үз срогын эшләгән ток белән тукландыру элементларының гомуми авырлыгы 25 кг тәшкил итте.
Дәрестә таратылган "Экология мәктәбе" дип аталган буяу китаплары балалар өчен истәлекле бүләк булды.
Кичә Казанда Филармония залында «Балкыш» республика фестиваленең гала-концерты узды. Буа районын Наталья Арисова тәкъдим итте.
Фестивальдә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул өлкән буынның активлыгын, сәнгатькә булган мәхәббәтен билгеләп үтте. Мондый фестивальләр кирәк, дип белдерде.
Якташыбыз Наталья Арисова лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!
Бүген шәһәрнең барлык почта бүлекчәләрендә Әбүнәче көне үткәрелә. Шул исәптән район газетасына да.
Сәгать 10да Үзәк почтамтта район газетасына 122 кеше язылган.
- Интернет заманына карамастан, газета-журналларга халык актив языла. Район газетасына да сорау бар. Без әбунәчеләргә зур булмаган бүләкләр дә әзерләдек, - ди үзәк почтамт хезмәткәре Гүзәл Гыйбадуллина.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 октябреннән 11 октябренә кадәр (бу көнне дә кертеп) 2021 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән «Байрак» («Знамя», «Ялав») район газетасына язылу мөмкинлеге бар. Күрсәтелгән көннәрдә халык өчен ярты елга язылу бәясе 655 сум 50 тиен. Почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша гәҗиткә язылырга ашыгыгыз. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» («У войны не женское лицо…») социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районы «Гармония» үзәге психологлары, социаль хезмәтләр алучылар белән бергә, тыл хезмәтчәне Тамара Михайловнаны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Балалар Боздунова Тамара Михайловнага үз куллары белән ясаган открытканы тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге белән озын гомер теләделәр.
Мондый очрашулар буыннар элемтәсен ныгытуга китерә, балаларда ихтирам һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.
Бүген, 8 октябрьдә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев рәислегендә районның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырышның төп темасы район территориясендә кош гриппын ачыклау факты, аеруча куркыныч авыруның учагын бетерү буенча кичектергесез чаралар күрү буенча фикер алышу булды.
Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында узды. Габделхак Госман улы хәбәр иткәнчә, кош гриппы Буа муниципаль районының бер крестьян-фермер хуҗалыгында табылган. Ачыкланганча, йогышлы кошлар Чуаш Республикасыннан сатып алынган. Хәзерге вакытта әлеге хуҗалыкта эпизоотиягә каршы чаралар комплексы үткәрелә, кошлар юк ителгән.
«Бердәм салым түләве» (ЕНП)
Физик затларга салымны онлайн җиңел һәм тиз түләргә мөмкинлек бирүче электрон янчыкның аналогы булып тора
-Физик затлар милкенә салым
- Җир салымы
-Транспорт салымы
- Салым агенты тарафыннан тотылмаган НДФЛ
БЕРДӘМ САЛЫМ ТҮЛӘВЕ АША САЛЫМ ТҮЛӘҮ ӨЧЕН АКЧА НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?
Мәктәптә үзидарә көне уку көне кебек узды, тик аерма шунда- укытучылар урынына дәресләрне өлкән сыйныф укучылары үткәрде. 10-11 сыйныф укучылары бер көнгә үз укытучылары белән урыннар алмаштылар һәм мәктәп тормышын икенче яктан күрделәр. Мәктәпнең барлык укучылары да бу көнне мәктәп директоры боерыгы белән расланган дәресләр расписаниесе буенча шөгыльләнделәр. Үзидарә көнен әзерләүгә һәм үткәрүгә балалар бик җитди һәм җаваплылык белән карадылар.
Өлкән сыйныфлардан төрле вазифаларга кандидатуралар тәкъдим ителде, ә аннары өлкән сыйныф укучылары советы фән укытучылары дублерларын сайлады. Компьютер технологияләрен һәм дәрес үткәрүнең уен формасын кулланып, өлкән сыйныф укучылары барлык дәресләрне дә әзерләде һәм уздырды. Әдәбият, математика, химия, информатика, биология һәм башка күп кенә фәннәр бу көнне аеруча кызыклы булды, чөнки, билгеле булганча, балалар дөньяны бөтенләй башка күз белән күрә!