Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау максатларында республикада битлек режимы дәвам итә. Буа районында гражданнарның маска режимының һәм җәмәгать урыннарында Роспотребнадзор киңәшләренең үтәлешен тикшерүне гамәлгә ашыручы мобиль төркемнәр булдырылды.
Бүген, муниципаль район җирле үзидарә органнары, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш хезмәткәрләре составындагы мобиль төркем чираттагы рейд үткәрде. Көн дәвамында унга якын сәүдә учреждениесендә, мәгариф һәм спорт объектларында булды, шулай ук рейд вакытында шәһәр маршруты буенча йөрүче пассажир автобуслары да тикшерелде. Аларның төп бурычы-гражданнарга үзләренең сәламәтлегенә, якыннарының һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш булдыру, битлек режимын саклау максатын аңлату
Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Чүпрәле районы делегациясе составында Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәренең хәрби частендә булды.
Ул Буа районыннан Алексей Степанов, Аяз Шәрипов, Илзат Шәрипов, Ленар Абдулкадыйров, Наил Вәлиуллин, Михаил Григорьев, Ранис Нурмачов белән очрашты. Егетләргә район исеменнән күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырды. Һава-космос часте Мәскәүдән 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Буа егетләре солдат хезмәте әйбәт уза, дип әйттеләр, туган якларына сәлам тапшырдылар.
Көзнең икенче ае коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, районда эпидемиологик хәлнең начараюына китерде— шуның сәбәпле районда оешма-предприятиеләрдә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында профилактика чараларын үтәүне контрольдә тоту буенча эш көчәйтелде. Бүген «Буа» сәүдә үзәгендә "Роспотребнадзор"ның Буа филиалы башлыгы Хәсәнов Артур, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Рахманов Сергей һәм Буа районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Шәрәфетдинова Гөлинә эшмәкәрләр белән очраштылар. Алар ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы карары нигезендә коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле рәвештә кибетләргә һәм хезмәт күрсәтү объектларына карата таләпләрне аңлаттылар. Эшмәкәрләргә Роспотребнадзорның әлеге яңа рекомендацияләренә колак салырга тәкъдим ителде, чөнки әлеге чараларны үтәмәү штрафка китерергә мөмкин. Иң мөһиме бизнес вәкилләренең әлеге мәсьәләгә җаваплы карашы коронавирус чирен йоктыруны мөмкин кадәр киметәчәк. Очрашу барышында сәүдә итүчеләргә белешмәлекләр дә таратылды.
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Роспотребнадзорның Буа филиалы башлыгы Артур Хәсәнов, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, «Буа район үзәк хастаханәсе» нең баш табибы урынбасары Айрат Галиев, Буа районы Биологик ресурслар комитетының территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Николай Белов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Рахманов һәм башкалар катнашты.
Гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән олимпиадада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча икенче этапка узган иҗади эшләр әзерләргә, тәкъдим ителгән темаларның берсенә эссе язарга тәкъдим итәбез!
Эссе темалары:
1. Кулланучылар хокукларын яклау ысулы буларак неустойка түләттерү.
2. Судта билгесез кулланучылар даирәсен яклауның мәгънәсе нидә?
3. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә товарларны мәҗбүри маркировкалау роле.
4. Татарстан Республикасында кулланучыларны хокукый яклау үзенчәлекләре.
Исегезгә төшерәбез, II этап – 2020 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр дистанцион рәвештә үткәрелә.
Татарстан Республикасында сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, рапс җыю дәвам итә:148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га, көнбагышка килгәндә, ул 38 мең га җыелган, уңыш - 17 ц/га, 65 мең тонна суктырылган.
Бүген, 5 октябрь көнне Буа районында яңа билгеләнешләр узды. «Татарстан Республикасы Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе җитәкчесе итеп Газизова Диләрә Миңнислам кызы билгеләнде.
8 октябрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Инстаграмда кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак.
Туры эфир кысаларында Татарстан Росреестры эксперты кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне теркәү сроклары турында; документлар бирү ысуллары турында; коммерция эшчәнлеге өчен күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һ.б. турында сөйлиячәк.
Сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз, Татарстан Росреестрының рәсми аккаунтында @rosreestr_tatarstana каналында Directка языгыз.
Салым органнары бурычлары булган гражданнарга салым түләүне кичектермәскә киңәш итә.
Транспорт салымын вакытында түләмәү автомобильне кулга алуга китерергә мөмкин.
Бурычларның булуын теләсә нинди уңайлы ысул белән тикшерергә була:
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» Интернет-сервисы ярдәмендә, шулай ук дәүләт хезмәтләре федераль яисә региональ порталында Онлайн;
- Турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, теләсә кайсы салым инспекциясенә, теләсә кайсы «Минем документлар» КФҮ офисына
Кадерле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары! Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез!
Бүген без үз тормышларын җирдә иң мөһим һәм игелекле хезмәтләрнең берсе-укытучы һөнәренә багышлаучыларны хөрмәтлибез. Гомерләрен укыту-тәрбия эше белән бәйләгән хезмәт ияләре аеруча хөрмәт һәм абруй казаналар. Кеше тормышында нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның шәхес буларак формалашуында укытучылар мөһим роль уйный. Һәр укучы ныклы белем алсын, зур хәрефтән язылган кеше булсын, аның язмышы турында кайгырту – һәрбер укытучының яшәү девизы. Ә мондый талантлы, үз эшенең чын профессионаллары булган укытучылар безнең районда бик күп.
Бүген, беренче чиратта, һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз, балаларга көн саен бүләк иткән күңел җылыгыз өчен сезгә зур рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезгә белем бирү идеалларына хезмәт итүегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр генә телим! Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов